Почта элемтәсе уңганнары
Почта хезмәткәрләре елның теләсә кайсы вакытында, һава торышына һәм юлларның нинди хәлдә булуына карамастан, үзләренең бурычларын намус белән башкаралар.
(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Урюм почта бүлеге начальнигы Елена Дружкина үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый. Ун ел элек, бу эшкә тотынганда, аның әйтүенчә, күз яшьләре елга булып аккан – җиңелләрдән булмаган. Килдештән хезмәттәше Любовь Горбунова аның өчен яңа һөнәрендә искиткеч остазына әйләнгән.
– Берәр нәрсәне белмәсәм Люба апага мөрәҗәгать иттем. Ул беркайчан да кире какмады, сабыр гына аңлатты, үзенең белгәннәрен, тәҗрибәсен өйрәтте, рухландырып җибәрде, мин аңа бик рәхмәтле, – дип уртаклашты Елена Павловна.
Почтальон әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, халык кимегән, буш йортлар арткан, шулай да квитанцияләрне элеккечә үк һәрбер йортка илтергә кирәк, кеше яшәмәгән биналарга кар көртләрен ерып керү җиңелләрдән түгел. Хат ташучының сумкасында чәршәмбе һәм җомга көннәрендә – күбесенчә район газетасы була, аны авыл кешеләренең күпчелеге алдыра.
Почтаның начар хәлдәге бинадан узган елны авыл үзәгендәге мәдәният йорты бинасына күчерелүенә ихластан сөенгәннәр.
– Районара почтамт җитәкчелегенең безнең турында кайгыртуыннан бик канәгать, безнең җитәкчелек тә хуплады, – ди Елена Павловна. – Эш шартлары яхшырды – иркен, җылы, халыкка хезмәт күрсәтү дә уңайлашты. Халык теләп килә, өлкән кешеләр юлдан килгәч утырып ял итә ала. Без якташлар өчен эшлибез һәм аларга бездән башка кыендыр дип уйлыйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев