Шундый һөнәр бар – авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итү
8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.
(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таннары"). Шәһәрле Наталья Фунтова халыкны социаль яклау өлкәсендә 20 елдан артык хезмәт куя.
– Мин үзем Ульяновски өлкәсеннән, Тәтешкә кияүгә чыктым, эш эзләдем, – дип сөйли Наталья Фунтова, – һәм шул вакытта районның халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге ачылды. Аның җитәкче Ольга Михайловна Илларионовага мөрәҗәгать иттем, социаль эш буенча белгеч итеп кабул итте. Бүлектә нибары ике кеше иде, эшне нульдән башладык.
Хәзерге вакытта Наталья Петровна гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире булып тора, биредә 6 кеше эшли.
– Алдан да, бүген дә төп эшчәнлегебез – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итүдән гыйбарәт, – ди ул. – Бүлекнең эшчәнлеге территориаль принцип буенча оештырылган – һәр белгечкә үз участогы беркетелгән, бу халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыра. Безнең хезмәткәрләр үз карамагындагыларның барысын да белә. Ярдәм таләп ителә торган гаиләләргә йөриләр, авыр тормыш хәлен ачыклыйлар, һәр конкрет гаилә өчен шәхси тернәкләндерү программасы эшлиләр, һәм әлеге гаилә белән хәл яхшырганчыга кадәр эш алып баралар.
Бүгенге көндә безнең районда социаль куркыныч хәлдә булган сигез гаилә бар, аларда 23 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Социаль хезмәткәрләр, бүлек мөдире сүзләренә караганда, балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалау системасының барлык субъектлары белән хезмәттәшлек итәләр. Уртак эш кысаларында алар ведомствоара рейдларда, чараларда катнашалар, район мәгариф учреждениеләрендә профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.
Хәлгә карап, бүлек хезмәткәрләре ата-аналарга эш эзләүдә, начар гадәтләрдән дәвалануда, балаларны белем бирү оешмаларына урнаштыруда, балаларны санаторийларда, ял лагерьларында сәламәтләндерүдә ярдәм итәләр. Шулай ук хәйрия фондлары, иганәчеләр белән эшлиләр, социаль хезмәткәрләр проектлар язалар, грантлар алалар.
Үз хезмәттәшләрен Наталья Петровна ачык, кеше хәлен белә торган, иҗади кешеләр буларак бәяли. Һөнәри коллективның югары эшчәнлеге нәтиҗәсендә, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча бүлек эшчәнлегенең төп күрсәткечләре – республикада тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә тора.
– Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр янына барганда, ата-аналар һәм балалар белән сөйләшәбез, уңай үзгәрешләр булса, сөенәбез. Күптән түгел генә юылган чиста идәннәр, чәй янына коймак, яңа челтәр, төзекләндерелгән мич күрсәк тә, бик куандыра, – ди Наталья Петровна, – тик шулай да, алар күп нәрсә турында сөйлиләр, димәк, әти-әниләрнең алга таба өмете бар, аларның гаиләләрен саклап каласы килә, балаларын кадерләп яшиләр, – дип сөйли Наталья Петровна. Һәм бу безнең хезмәтебезнең иң зур бүләге. “Ана даны” дәүләт бүләген алуга, “Ел хатын-кызы” конкурсына, күп балалы гаиләләрнең нинди дә булса чараларга бару планлаштырылганда, безнең республика Президенты белән очрашуга барганда документлар җыю – шулай ук күңелле, болар барысы да күп балалы гаиләнең абруен арттыра.
Тәтеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова үзенең хезмәттәше турында болай ди: “Наталья Петровнаның һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәгә юнәлдерелгән: бүлек хезмәткәрләренә куелган бурычлар – үз вакытында, югары сыйфатлы итеп үтәлергә тиеш. Моннан тыш, ул ышанычлы дус һәм игелекле кеше”.
Наталья Фунтова – кайгыртучан һәм яратучан хатын һәм әни, ире белән ике ул үстерәләр. Гаиләсе белән үткәргән вакытны ул иң яхшы мизгелләр дип саный һәм балаларының лаеклы, тәртипле кешеләр булып үсүен тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев