Тормыш – безнең кулларда
Кешеләр

Тормыш – безнең кулларда

Тәтештәге картлар һәм инва­лидлар интернат-йортында яшәүче Елена Ореховская “Чиксез мөмкинлекләр” Бөтенроссия конкурс-премиясендә катнаша.

Учреждение психологы На­талья Самаркина хәбәр итүенчә, Елена әлеге конкурсның иң тәэсирле юнәлешләренең берсе – “Чикләрсез кешеләр” номинациясендә катнашу өчен гариза тапшырган. Анда аның ­тормыштагы уңышлары һәм үзүсеше турындагы шәхси тарихы бәян ителәчәк.

“Гаилә” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы әлеге иҗтимагый әһәмияткә ия проект сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шәхси казанышларын тануга юнәлдерелгән.

Аның куллары чын матурлык тудыра

Елена Ореховская – үз үрнә­гендә физик ­мөмкин­лекләр­нең чикле булуы иҗади күңелгә киртә була алмавын исбатлаучы кеше. Аның куллары чын матурлык тудыра. Кул эшләренә гашыйк булган Елена җылы башлык­лар һәм якалар бәйли, катлаулы “макраме курчак” техникасын үзләштергән, сәйләннән нәфис эшләнмәләр ясый. Шулай ук ул үләннәр үрү белән дә уңышлы шөгыльләнә.

Елена Ореховская. Фото публикация герое тарафыннан тәкъдим ителде

Тормыш иптәше Юрий белән бергәләп кырлардан тукранбаш, ромашка һәм башка чәчәкләр, үләннәр җыялар, алардан җәйнең бөтен матурлыгын чагылдырган якты панно ясыйлар.

Моннан тыш, Еленага интеллектуаль уеннар да кызыклы. Буш вакытларында ул шашка тактасы артына утыра һәм күп кенә көндәшләрен җиңеп чыга.

Әмма аның актив тормыш рәвеше иҗат белән генә чикләнми. Тормыш иптәше Юрий белән алар интернат-йортның “Тимурчылар 55+” отряды ­составында актив волонтерлык эшчәнлеге алып баралар. Учреждениенең башка яшәүчеләре белән бергә окоп шәмнәре ясау өчен кирәкле әзерлек эшләре башкаралар, коры душ ясыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен ­сохари әзерлиләр.

Тормышның нинди булуы ке­шенең үзеннән тора

– Тормышның нинди булуы ке­шенең үзеннән тора, – ди оста кул­лы Елена. – Безнең интернат-йортта кызыклы һәм файдалы шө­гыльләр бик күп. Иң мөһиме – аларда катнашырга омтылырга, фантазияне эшкә җигәргә, активрак булырга кирәк. Шул чакта тормыш та кызыклырак булачак. Барысы да үз кулыбызда, үз көчебездән килә.

Елена Ореховскаяның тарихы – рух ныклыгы хакында. Бу тарих табигатькә, иҗатка һәм кешеләргә булган мәхәббәтнең теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә ярдәм итүе турында.


Нет комментариев