Тәҗрибәле остаз
Эшләүче пенсионер Виктор Мурлатовның хезмәт стажы 47 ел тәшкил итә.
(Тәтеш, 7 декабрь, Тәтеш таңнары). “Кызыл Йолдыз поселогында тудым, 8нче сыйныфтан соң СПТУга укырга кердем, армиядә хезмәт иттем, СПТУда шоферлык курсы тәмамладым, Байрак совхозына шофер булып урнаштым. 1977 елда өйләндем, 1978 елда училищеда производствога өйрәтү мастеры булып эшләдем, ике балам бар”, – дип кыскача гына итеп сөйләде үзе турында Монастырскийда яшәүче әңгәмәдәшем.
Авыл кешеләре Марий Элга киткәндә ир-атның да үз гаиләсен матди яктан тәэмин итәсе килгән һәм торф чыгаруда эшләгән. Виктор Юрьевичның тырыш хезмәтен, кешеләр белән җайлы мөгаләмәсен, осталыгын бәяләп, вакытлар узу белән аны участок начальнигы итеп билгелиләр, Тормышы никадәр генә яхшы барса да, туган ягы турындагы хатирәләр торган саен күңеленә тынгылык бирмәгән, һәм 13 елдан соң Мурлатовлар үзләренең кече ватаннарына кайткан.
Һөнәри техник училищеда элекке хезмәткәрне җитәкчелек, әйтергә кирәк, кочак җәеп каршылаган, өлкән мастер вазифасын тәкъдим иткән. Аңа җитәкчелек һәм производствога өйрәтү мастерлары эшенә күзәтчелек һәм башка вазифалар йөкләнгән. Виктор Юрьевич үзенең тормыш юлында мөһим этап дип, авыл кешеләренең үз якташларына ышаныч белдереп, аны авыл җирлеге башлыгы итеп сайлаган көн дип саный. “Безнең колхоз көчле, СПТУ бар, үзебездә икмәк пешерәләр иде, тәмле күмәчне алырга барлык тирә-яктан килделәр, – дип искә ала ул. – Чын күңелдән эшләдек, кешеләр белән аңлашып яшәдек, әгәр уртак эш өчен берәр нәрсә кирәк булса бердәмләшеп алындык, һәм барысы да җиренә җиткереп башкарылды”.
Шуннан соң ул янә училищеда, ябылганчыга кадәр эшли, Виктор Юрьевич бу хакта бик көенеп сөйли. Әмма хезмәт остасы эшсез калмый – техникумга җиңел машина йөртү буенча производствога өйрәтү мастеры булып эшләргә чакыралар үзен. Тәҗрибәле шофер соңгы 8 елда автомәктәптә курсантларга транспорт йөртү дәресләре укыта, югыйсә 3 ел элек лаеклы ялга чыкса да.
“Хөрмәтләп пенсиягә озаткач, ниһаять бәйсез кеше булуыма башта сөендем, – дип сөйли язмабыз герое. – Ләкин инде өч айдан соң мондый азатлык кирәкми дә булып чыкты, коллективны, эшне сагындым. ДОСААФка укытучылар таләп ителәсе билгеле булды, һәм мин кабат үз урыныма кайттым”. Эшчәннәр үз хезмәттәшләрен игелекле, ярдәмгә әзер булганы өчен ихтирам итәләр, укучылар – һәркемне аңлаганы һәм өйрәтү барышындагы сабырлыгы өчен. “Югары һөнәри фикер йөртү осталыгына ия, ышанычлы кеше”, – дип тасвирлый Виктор Юрьевичны Тәтеш автомәктәбе начальнигы Зиннур Габдуллин.
Ике ай элек тәҗрибәле укытучыга яңа машина тәкъдим итәләр, моңа ул бик канәгать. “Ничек китәсең? Яңа машина биргәннәр икән инде, ышанычны акларга кирәк. Әле сәламәтлек һәм көч булганда эшләячәкмен, эш стажыма ярты гасыр туларга да күп калмады”, – ди киң күңелле әңгәмәдәшем Виктор Мурлатов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев