Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Коронавирус COVID-19

Шәхси гигиена – коронавирустан саклану чараларының нигезе

COVID-19 коронавирус эпидемиясе планета буйлап йөрүен дәвам итә.

(Тәтеш, 14 март, “Тәтеш таңнары").

Коронавируслар – ул вируслар гаиләсе, алар кешеләрне һәм хайваннарны зарарлый. Алар күзәнәкләргә шактый үтеп керүнең үзенчәлекле ысулына ия, ул вируска каршы күзәнәкләрнең мембранасын гадәти саклау нәтиҗәлелеген ­киметә.

Тәтешнең үзәк район хастаханәсенең эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары На­талья Знатнова коронавирусны сулыш алу чирләреннән ничек аерырга мөмкин булуы хакында сөйләде. 


– Яңа коронавирус тарафыннан килеп чыккан чир билгеләре күп яктан сулыш юллары авыруларына охшаш: бу арыганлык хисләре; сулыш алу авырлашу; югары температура; йөткерү һәм/яки тамак авырту. Әгәр сездә шуңа охшаш билгеләр булса, тирәнтен уйлагыз: соңгы ике атнада сез югары куркынычлылыктагы зоналарга (Кытай, Италия, Көньяк Корея, Иран) бармадыгызмы икән? Кем белән булса да элемтәдә булмадыгызмы, соңгы ике атнада кем дә булса югары куркынычлылыктагы зоналарда булмадымы? Әгәр әлеге сорауларга җавап уңай икән – чир билгеләренә чиктән тыш игътибарлы булырга кирәк.

– Коронавирус ничек йога? 

– Ул башка сулыш юлы вируслары кебек, инфекция­ле кеше йөткергәндә яки төчкергәндә һава-тамчы юлы белән тарала. Моннан тыш, кемдер теләсә нинди пычранган өслеккә, мәсәлән, ишек тоткасына кагылган чакта. Кешеләр пычрак куллары белән авызга, борынга яисә күзгә кагылганда зарарлана.

– Коронавирус йоктырудан үзеңне ничек сакларга?

– Билгеле бер саклану чараларын үтәгез. Коронавирус инфекцияләре белән бәйле хәлләр Роспотребнадзорның катгый күзәтүендә тора, аның киңәшләрен үтәргә кирәк. Иң мөһиме – кулларыгыз чиста булсын, аларны сабынлап суда еш юып торыгыз яки дезинфекцияләү әйберләрен кулланыгыз.

Юылмаган куллар белән авызга, борынга яки күзгә кагылмагыз. Теләсә нинди хәлләрдә кулларны чис­тарту өчен, үзегез белән кулларны дезинфекцияләү әйберләрен йөртегез.
Ашар алдыннан кулларны юыгыз. Кешеләр күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында аеруча да сак булыгыз.
Мондый урыннарда булганда өслекләргә һәм әйберләргә, битегезгә мөмкин кадәр кагылмаска ­тырышыгыз.

Үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган салфетка йөртегез һәм йөткергәндә, төчкергәндә һәрвакытта борынны, авызны томалагыз, һәм файдаланганнан соң аларны һичшиксез юк итегез.

Уртак төргәкләрдән (чик­ләвекләр, чипсылар, печенье) яки савыт-сабадан ризыкларны, әгәр аңарга башка кешеләр үзләренең куллары белән кагылган булса, ашамагыз. Эпидемио­логия күренешләре тотрык­ланганчы, кул бирешеп күрешмәгез, үбешмәгез.
Эштә үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (компьютер клавиатурасы, уртак файдаланудагы оргтехника па­нельләре, смартфон эк­раны, пультлар, ишек тоткалары һәм саплары) даими чистартыгыз.
Кешеләр күмәк булган урыннарда яки транспортта чакта, кискен сулыш юллары вирусы (бизгәк, томау, йөткерү, борын тыгылу) билгеләре булган кешеләр белән элемтәгә кергән вакытта битлек кулланыгыз.

– Өйдә нәрсә эшләргә була?

– Балаларга коронавирусны ­профилактикалау турында сөйләгез. Аларга микроб­лар ничек таралуы, кул­ларга һәм биткә яхшы гигиена нигә мөһим икәнлеген аңлатыгыз. Гаиләдә һәркемнең үз сөлгесе барлыгына инаныгыз, теш щеткаларын һәм башка шәхси гигиена әйберләрен уртак кулланырга ярамаганлыгын исләренә төшерегез. Бинаны ешрак җилләтегез. Сәламәт булыгыз!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев