Тәтеш урамнарында менә шундый тынлык
Коронавирус COVID-19

Тәтеш урамнарында менә шундый тынлык

Сакланганны саклармын дигән Аллаһы да. Сакланыйк, сәламәтлек барыбызга да бик кирәк.

(Тәтеш, 2 апрель, «Тәтеш таңнары»). Дуслар, шәһәр урамнарында менә шундый тынлык.

Берән-сәрән кешеләр күренеп ала, аннары юлдан патруль машинасы белән ашыгыч ярдәм машинасы чабып узды. Ни әйтсәгез дә, кешеләр мәш килеп йөрмәгәч, ничектор шомлы булып китә.

Ә сез нәрсә эшләп йөрисез дисезме? Безнең хезмәтебез дәвам итә. Ә сез, дуслар, өйдән чыгып йөрмәгез. Сакланганны саклармын дигән Аллаһы да. Сакланыйк, сәламәтлек барыбызга да бик кирәк.


#айдадомой сидидома

Нет комментариев