Тәтештә азык-төлекләр белән өзеклекләр юк
Район гәҗите хәбәрчеләре уздырган рейд барышында шәһәрдәге кибетләрнең киштәләре азык-төлекләр белән тулы булуы ачыкланды.
(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары»). Беренчел кирәкле ризыклар: икмәк-күмәч, сөтле, итле ашамлыклар җитәрлек күләмдә бар.
Мәктәп укучылары 6 апрельдән дистанцион рәвештә укуга күчә. Хәзерге вакытта райондагы белем бирү учреждениеләрендә техник җайланмаларны дистанцион күчүгә әзерләү бара.
Табибны өйгә чакыру өчен Тәтештәге үзәк район хастаханәсе поликлиникасы регистратурасы телефоны: 2-54-77;
Ашыгыч ярдәм – 03.
Ялгыз һәм берьялгызы яшәүче 65 яшьтән өлкән кешеләргә азык-төлекләр китерү өчен Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча телефон номеры: 2-63-13.
Коронавирус белән көрәшү буенча район штабының телефон номеры: 2-50-01.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев