Авыл хезмәтчәннәренә – кадер-хөрмәт!
“Нур” агрофирмасы үз хуҗалыгындагы хезмәткәрләрне сый-нигъмәт тулы мул табын янына җыйды
Чараны “Нур” агрофирмасы директоры Радик Нургалиев ачып җибәрде.
Ул хуҗалык тормышы, аның уңышлары турында сөйләде һәм агрофирманың барлык эшчәннәренә ихлас ихтирам сүзләрен белдерде.
– Без еллык нәтиҗәләргә күз салып, аралашып утырырга җыелдык. Һәр ел бер-берсенә охшамый, алар төрлечә була. Үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә уңышлар да, уңышсызлыклар да, җитешлек һәм җитешсезлекләр дә килеп чыга. Агымдагы ел уңышлы булды дип әйтер идем. Барлык культуралар буенча да диярлек яхшы күрсәткечләргә ирештек. Шулай да алга таба тагын да тырышырга кирәк дип уйлыйм, аеруча да терлекчелек өлкәсендә. Шикәр чөгендере быел үзенең уңышы белән сөендерде. Теләгем шул: эшләгән нәтиҗәләребез гел үрнәк, киләчәктә дә шундый мул табын янында очрашырлык булсын иде, – диде Радик Галимҗан улы, чарага җыелучыларны бәйрәм белән котлап.
Авыл хуҗалыгы продукциясенең күп кенә төрләрен җитештерүдә “Нур” агрофирмасы районда, республикада югары урыннарны били, шуңа да ел нәтиҗәләре буенча хуҗалык эшчәннәренең уңыш шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәмис Гарипов, республиканың сөт комбинаты җитәкчесе Альберт Хисмәтуллин, үсемлекләрне саклау буенча фирма җитәкчесе Альфред Зәйнуллин килгән иде.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтәсе килә: тантаналы чара кунаклары “Нур” хезмәтчәннәренең, элекке традицияләргә тугры калып, районның хезмәт данын ышанычлы саклап, елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешүен ассызыклады.
Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Садриев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәмис Гарипов та тәбрикләү чыгышында моны саллы мисаллар китереп расладылар һәм тармактагы күркәм нәтиҗәләр барча эшчәннәрнең фидакарь хезмәтенә бәйле, дип билгеләп үттеләр.
Бәйрәм чарасында шулай ук Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Ринат Ибраһимов, Алабирде авыл җирлеге башлыгы Ринат Җәләлиев һәм урта мәктәп директоры Ваһап Гарифуллин җылы эчтәлектәге чыгышлар ясап, “Нур” агрофирмасы җитәкчелегенә, анда хезмәт куючы эшчәннәргә чиксез ихтирам сүзләрен белдерделәр.
“Нур” агрофирмасы директоры урынбасары Марсель Нургалиев сүз алып, шундый тырыш коллектив белән елны уңышлы гына тәмамлап киләбез, киләсе елларда да уңышларга ирешергә язсын, дип билгеләп үтте.
Кече Әтрәчтәге “Нур” агрофирмасы эшчәннәренә оештырылган бәйрәмдә алдынгыларның зур төркеме, юбилярлар хөрмәтләнде.
Авыл эшчәннәренә бу көнне зур кадер-хөрмәт күрсәтелде. Хезмәт алдынгылары Ринат Минәевкә һәм Алсу Шәеховага Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Рәхмәт хаты, авыл хуҗалыгы предприятиесенең тырыш хезмәткәрләренә Тәтеш районы җитәкчелегенең һәм “Нур” агрофирмасы ҖЧҖның Рәхмәте, чәчәк гөлләмәләре, акчалата премияләр, бәйрәм уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кыскасы, бәйрәмдә авыл хуҗалыгы эшчәннәренә мәдхия сүзләре күп яңгырады.
“Нур”ның агымдагы ел нәтиҗәләре уңаеннан оештырылган тантаналы чара авыл мәдәният йортында күтәренке рухта үтте.
Казан артистларының концерты хезмәт бәйрәмен тагын да бизәде. Аларның чыгышлары авыл эшчәннәренә шатлыклы елмаюлар һәм чын бәйрәм кәефе бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев