Сталинградны саклаучыларның батырлыгы, якташларыбызның дошманны җиңүдәге өлеше бәяләп бетергесез.
(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова). Немец-фашист илбасарларының максаты Идел ярындагы шәһәрне теләсә ничек яулап алу була, совет халкы һәм җитәкчелеге моңа юл куя алмый.
Сталинград сугышы бары тик Бөек Ватан сугышы фронтларында гына түгел, шулай ук солдатлар аңында да борылышлы булып кала: кызыл армиячеләр дошманны җиңеп буласын аңлый. Безнең якташлар да иң канкойгыч бәрелешләрнең берсендә катнаша.
Тәтешле, Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Никоновна Ананьева болай дип сөйли: “Минем өчен сугыш Сталинград хәрби округында башланды, мин анда 9 ай хезмәт иттем. Чолганыштагы Сталинградны көндез һәм төнлә бомбага тоттылар. Безнең элемтә полкы һәм 28нче армия Калмык далалары аша һөҗүмгә барды. 1942-1943нче елның кышы салкын булды. Без эшләгән һәм ял иткән землянкаларда бик суык һәм ачлык иде. Өстебездәге киемнәр җиңелчә генә, җыелган чәнечкеләрне мичкә ягып, шулар белән җылындык”.
Олы Шәмәктә туган Василий Спиридонович Секретарев Сталинград фронтына бары тик яшь сугышчы курсыннан соң гына оештырылган дивизия составында эләгә. Дошман һөҗүмнәренең берсендә балтыры яралана. Алар полкташлары белән бергә чолганыштан чыгу юлын унике көн эзлиләр. Әсирлеккә төшәләр. Василий Спиридонович өенә бары тик сугыш тәмамлангач кына кайта.
Чуаш Чурапаныннан Степан Васильевич Алексеев шулай ук Сталинград сугышында катнаша. “Шәһәргә бәреп кергәндә һөҗүмгә сафка тезелеп, “Ура!” сүзләре белән бардык, кире борылып карарга ярамады, дип сөйләгән иде. Ул яралана, аягым чалышып китте, егылдым һәм зәңгәр күк йөзен күрдем, диде. Яралыларны бары тик сугыштан соң гына сайлап алганнар. Госпитальдән чыккач әле тагын яуга кергән, Варшавага кадәр барып җиткән. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр төннәрен еш кына уянып китә һәм “Ура, Варшава безнеке!” дигән сүзләрне кычкыра иде”, – дип уртаклаша ветеранның оныгы Луиза Семенова.
Урюмлы Иван Ильич Подгорнов Совет Армиясе сафларына 1942 елның май башында чакырыла. Бүләкләренең берсе – “Сталинград оборонасы өчен” медале. Хезмәтне 68нче аерым артиллериянең авыр-пушка дивизиясендә үтә. Сталинград янында каршы һөҗүм вакытында немецларга күп тапкырлар һөҗүм ясарга туры килде, дип сөйләгән. 1945 елның ноябрендә демобилизацияләнә.
Келәштә туган, гвардия сержанты Галимҗан Шәрип улы Шәрипов шулай ук Сталинград фронтында сугыша. Шәһәр оборонасы өчен медаль белән бүләкләнә.
Нет комментариев