Балык ылыслы агач ботагына да уылдык чәчәчәк
Көн темасы

Балык ылыслы агач ботагына да уылдык чәчәчәк

Тәтеш районының Идел елгасындагы яр буе зонасында ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды, шул рәвешле балыкларга яхшы үрчү өчен шартлар булдырылды.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары”).

“Балык – булсын!” табигатьне саклау акциясе кысаларында дәүләт комитетының районара бүлеге, Россия ГТХМның ТР буенча ДКСИ хезмәткәрләре, җирле балыкчылар ясалма уылдык чәчү оялары урнаштырдылар.

– Иделдәге суның кимүе балык үрчетүгә уңайлы шартлар тудыру өчен кешеләрнең тиз арада катнашуын таләп итә. Уылдыкны күп чәчү урыннарында: Вертолет утравы, Урюм авылы янында, Беренче Май причалы тирәсендә уылдык чәчү өчен уртак көч белән 1200 метрда ясалма әйберләр урнаштырдык, – дип сөйли ТР Дәүләт комитетының биоресурслар буенча районара бүлеге начальнигы Сергей Кириллов. – Киселгән ылыслы агачлар уылдык чәчү әйберләре бәйләр өчен материал буларак кулланылды. Алар балык уылдыгын инфекцияләр йоктыру куркынычыннан саклаучы табигый йогышсызландыруны бүлеп чыгара, өстәвенә, су үсемлекләргә дә көч өстәүгә йогынты ясый. Аларны авыр әйбергә беркетәбез дә суга батырабыз.  Гидрологик рәвеше үзгәргән вакытта, әгәр су күләме кимесә, оялар куркынычсыз булып калачак. Һәрдаим исәпкә алу һәм тикшерү үткәрәбез. Куелган ояларыбызның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын, анда күпме уылдык­лар булуын тикшерәбез – барысын да теркибез, фотога төшерәбез. Корбан балыгы, бәртәс, кызыл канат һәм башка балыклар уылдык чәчәр, маймычлар пәйда булыр, аннары алар үзләре дә шулай ук уылдык чәчәрләр, дип ышанам.


Нет комментариев