Байрашта чишмә ачылды
Көн темасы

Байрашта чишмә ачылды

Байраш халкы авыл советында авылның өл­кән кешесе Рушания апа Гыймадиева киңәше һәм Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар гаи­ләсе инициативасы белән борынгы чишмәне төзеклән­дерергә булганнар, биредә суны йөз ел элек байрашлыларның ата-­­ бабалары эчкәннәр.

(Тәтеш, 10 июнь, "Тәтеш таннары").
Чишмәне ачу тантанасында авыл халкы, районның “Ак калфак” татар хатын-кызларының 
иҗтимагый оешмасы һәм “Колос” агрофирмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова, районның 
татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Байраш авыл җирлеге 
башлыгы Әсхәт Гобәев, “Авангард” гәҗите журналисты катнашты.

Байраш халкы авыл советында авылның өл­кән кешесе Рушания апа Гыймадиева киңәше һәм Тәнзилә һәм Тәүфыйк Йосыповлар гаи­ләсе инициативасы белән борынгы чишмәне төзеклән­дерергә булганнар, биредә суны йөз ел элек байрашлыларның ата-­­
бабалары эчкәннәр.

Авыл активистлары чы­­ганакны төзеклән­де­рүгә 125 мең сум акча җыйганнар. Әлеге акчага чишмә тирәли бетон боҗралар урнаштырган­нар һәм аның тү­бә­сен эшләгәннәр, мәй­дан­­чык­-
ны төзеклән­дер­гәннәр, чыганакка уңай­лы бас­кыч ясаганнар, тирә-юнь­гә
 чәчәкләр утыртканнар.

– Без барлык авыл халкына уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен рәх­мәтле. Безгә Рушания апа Гыймадиева, эшмәкәр Ли­лия Зәйнуллина, авыл кешеләре Ринат Миначев һәм Фәрит Фәйзуллин, җирлек башлыгы Әсхәт Го­бәев, шулай ук  авыл­да туып-үскән кешеләр ярдәм итте, – диде чиш­мәне ачу тантанасында Байраш авы­лы ки­тапханәчесе, рай­онның “Ак калфак” бүлеге әгъзасы Тәнзилә Йосыпова.

– Чишмә – ул су чыганагы гына түгел, ә узган еллардагы вакыйгалар һәм риваятьләр кайтавазын саклаучы мәдәни объект та, киләчәк бу­ыннарга бүләк тә. Ата-
бабаларыбызның ис­тә­легенә булган игътибарлы мөнәсәбәтегез, ке­­-
че ватаныгызга бита­раф булмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде районның “Ак калфак” бү­леге җитәк­чесе Рима ­Сафиуллова.

– Йосыповлар гаилә-­сенә һәм чишмәне төзек­ләндерүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Авыл­да мондый активистлар тагын да күбрәк булсын иде. Байрашта яшәү­челәр авылда матур, уңайлы, чиста булуын тели, һәм моның өчен барысын да эшлиләр, – диде Байраш авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев.

Чишмәне  төзекләнде­рү­дә күрсәткән хезмәтләре өчен авыл активистларына рәхмәт сүз-
ләре белән авылның имам-хатыйбы Шәриф хәзрәт Шәфигуллин, районның татар милли-мә­дәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, авыл өл­кәннәре, яшь байраш­лылар, Байрашның “Ак калфак” бүлеге җи­тәк­чесе Ләйсән Хәй­рул­лина чыгыш ясады.

Соңыннан барлык ку­наклар һәм авыл халкы чыгышка төшеп, чишмә суын татып карадылар.
Бай­рашта чишмәне ачу тантанасыннан соң, авыл мәдәният йорты янындагы мәйданда бәй-
­рәм табыны артында Рима Сафиуллова авыл активистларына матур яулыклар бүләк итте. 
Бәйрәм район мә­дә­ният учреж­дениеләре хезмәт­кәрләре әзерләгән кон­церт программасы бе­­­­­лән дәвам итте.
 


Нет комментариев