Безнең җиңү! Тәтеш иң яхшылар арасында!
Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең район 2021 елда федераль бюджеттан “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” бәйге проектын тормышка ашыруга Вшиха тавы территориясен һәм шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерүгә 44,5 миллион сум субсидия алачак.
(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Иң яхшы шәһәр мохите булдыру проектларының IV Бөтенроссия бәйгесендә катнашырга барлыгы 76 субъекттан 301 гариза бирелгән. Шулардан 160 проект җиңүче дип танылды, шул исәптән Тәтешнеке дә.
Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең район 2021 елда федераль бюджеттан “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” бәйге проектын тормышка ашыруга Вшиха тавы территориясен һәм шәһәрнең тарихи үзәген төзекләндерүгә 44,5 миллион сум субсидия алачак. Хөрмәтле тәтешлеләр, сезнең белән безнең уртак җиңү Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге төрле өлкәләрдәге белгечләрдән торган көчле командасы, районыбыздагы битараф булмаган кешеләрнең проект идеялары хакында фикер алышуда һәм проект өчен актив тавыш бирүдә катнашулары ярдәмендә мөмкин булды. Барыбыз да бергә булганда – барысы да уңышлы булачак!
Уңайлы шәһәр мохите булдыруда иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесе РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырыла һәм беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде. Тәтеш беренче бәйгедә җиңүчеләр арасында булды, һәм бүлеп бирелгән акчага шәһәр буасы территориясе төзекләндерелде, хәзер ул тәтешлеләрнең һәм шәһәр кунакларының яраткан ял итү урынына әйләнде. Яраткан Тәтешебезнең әлеге бәйгедә икенче тапкыр җиңүе чын күңелдән сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев