Булачак уңыш өчен бик яхшы нигез салдылар
Көн темасы

Булачак уңыш өчен бик яхшы нигез салдылар

Тәтеш аграрийлары Татарстан Республикасында язгы чәчү эшләрен беренчеләрдән булып тәмамладылар.

(Тәтеш, 20 май, "Тәтеш танңары"). Авыл эшчәннәре өчен язгы чәчү – бик киеренке чор. Вакытында башкарылган эшләрнең сыйфатына булачак уңыш кына түгел, шулай ук киләсе елның җитешлеге дә бәйле.  
 
Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, барлыгы 44531 гектар җир сөрелгән, аның күп өлешен – 26,2 мең гектар – сабан аш­лыклары һәм кузаклы ­культуралар тәшкил итә, шикәр чөген­дере 6 меңгә якын гектар мәйданны алып тора.

“Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ, ­“Бакырчы” авыл хуҗа­лыгы пред­прия­тие­ләре чә­чүне бе­рен­че­ләр­дән булып ­тә­мам­­ладылар.

Район кырларында 90 тырмалау агрегаты, 29 чә­чү комплексы һәм 20дән артык чәчү агрегаты эш­ләде.

Хуҗалыкларның җи­тәк­­челәре, кыр эшләре­нең техника тәэмин ите­лешенең  мөһимлеген  аңлап, машина-трактор паркларын яңа техника белән тулыландырырга тыры­шалар. Агымдагы ел ба­шыннан барлык төр ми­лектәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 9 гидрофикация­ле тырмалау агрегаты, бу тиз эшләүгә һәм хезмәт чыгымнарын киметүгә йо­гынты ясый, дымны саклау барышын арттыра; чит илдә һәм Россиядә җитештерелгән тракторлар, чәчү комп­лексы; зур күләмне колачлый торган чәчкечләр, сиптергечләр-тараткычлар сатып алынган.

Гамәлдәге дәүләт прог­раммалары техника сатып алу мәсьәләсендә авыл хуҗалыгы товар җи­теш­терүчеләренә булышлык күрсәтә.

Районның авыл хуҗа­лыгы предприя­тиеләре ин­­­тенсив игенчелектә төп алымнарның берсе – минераль ашламалар кертүне оста итеп куллана, чәчү җиренең бер гектарына 115,3 килограмм  тәэсир итү­­чән матдә кертелгән – әлеге күрсәткеч буенча тәтешлеләр республикада иң яхшылар арасында. 

Районның авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек ида­рәсе начальнигы Ирек Садриев әйтүенчә, чәчү оешкан төстә үткән.

– Аграрийларның тырыш хезмәте, ­райондагы яңартылган машина-трак­тор паркы, авыл хуҗа­лыгы производствосында җаваплы этапка белемле планлы рәвештә әзерләнү – боларның барысы да чәчүне уңышлы үткәрүгә йогынты ясады, – дип уртаклашты ул. – Тулаем алганда барлык эшләр сыйфатлы һәм оптималь агротехник срокта башкарылды, бу мул уңыш алуга өмет уяту мөмкинлеген бирә. Хәзерге язда без булачак уңышка нигез салган темпларны район агропредприятиеләре механизаторлары урып-җыю кампаниясендә дә саклар, – дип ышанам. 

Чәчү кампаниясе тә­мам­­лануга да карамастан, игенчеләрнең эш-мә­шә­кате моның белән тәмам­лан­мый әле. Хәзер хуҗа­­лыклар кырларны корткычлардан, чүп үләннә­реннән һәм чирләрдән эш­кәр­түгә, шулай ук тер­лек азыгы әзерләүгә керешәләр. 


 


Нет комментариев