Тәтеш игенчеләре көзге культураларны урып-җыюга старт бирделәр
(Тәтеш, 9 июль, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районында бөртекле, кузаклы культуралар, ашлык кукурузы, рапс, көнбагыш 50 мең гектардан артык мәйданда урнаштырылган, шул исәптән көзге культуралар 17855 гектарда чәчелгән.
Шушы көннәрдә Тәтеш игенчеләре көзге культураларны җыюга керешәчәкләр. Быел аларның уңышы ничек булуын фаразлау җиңел түгел.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең район – корылыктан иң күп зыян күрүче районнар арасында. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, бездә, метеорологик күренешләр мәгълүматлары буенча, корылык, туфрак корылыгы кебек куркыныч метеорологик күренешләр күзәтелгән.
Игенчеләр тагын бер кат булачак уңышның нигезе берничә фактордан торуына инандылар, һәрбер фактор үзенчә кирәк һәм мөһим. Комбайнчылар урып-җыю башланганчы техниканы җентекләп әзерләделәр, комбайнның тизлеге, басуның рельефы, сабак кисеменең биеклегеннән башлап, барлык нечкәлекләрне үтәп, аларның оператив һәм сыйфатлы һөнәри осталыгы – уңышның нигезе булачак.
Төп бурыч – үстерелгән уңышны бөртегенә кадәр җиңел булмаган хезмәт белән җыеп алу.
Нет комментариев