Долгая Полянадан репортаж: утар сукмаклары һәм “Акчарлак” буйлап
Көн темасы

Долгая Полянадан репортаж: утар сукмаклары һәм “Акчарлак” буйлап

Долгая Поляна – Тәтеш районының искиткеч урыннарының берсе, ул елдан-ел матурлана: заманча тышкы күренешкә ия була бара, моның белән беррәттән үзенең үзенчәлеген дә югалтмый.

(Тәтеш, 23 май, "Тәтеш таңнары"). Гүзәллек почмагы туристларны торган саен күбрәк җәлеп итә, андагы яңа биналар янәшәсендәге бер гасырлык корылмалар үзенә бер матурлык өсти, ә “Акчарлак” лагерендә җәйге каникул вакытында җанлылык хөкем сөрә. Өстәвенә, Долгая Полянага бүгенге көндә яңа түшәлгән асфальт  юлдан баруы бик тә уңайлы. 

Алпавыт утары 
Коронавирус ­таралуны ки­сәтү максатларында, музей­лар хәзерге вакытта турист­лардан торган кечерәк төркем­нәрне кабул итә, әмма бу – вакытлыча күренеш, яңартып төзекләндерелгән Мо­лос­­твовлар утары иртәме-соңмы үзенең гаҗәеп үз­гәреше белән күп сандагы кунакларны киң колач җәеп каршы алачак. Утарга керү юлындагы төзелеш эшләренең шактый өлеше хәзерге вакытта тәмамланган, кунак­лар өчен янкорма һәм беседка ясалган. Хәзер Долгая Полянага килүчеләр өчен яңгырдан ышык­лану урыны бар. Корылманың эшләнеше алпавыт утарының тулаем тышкы күренешенә тәңгәл килеп тора. Шулай итеп, керү юлындагы ап-ак төстәге дугасыман  итеп ясалган капка  Молоствовлар йорты белән бергә бик матур булып күренә.

Утарны төзекләндерүгә күп яктан Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ярдәмендә ирешелде,  бу урыннар районыбызда яшәүчеләр белән бергә, шулай ук күп сандагы туристларны да җәлеп итү урынына әйләнергә тиеш, дип саный ул. Тәтеш ягы тарихы музее директоры На­талья Понедельникова да аның теләкләренә кушыла. “Әгәр үзенчәлекле табигатькә һәм утарга гына исәп тотсаң, туризмны үстереп булмавы бәхәссез, килүчеләр өчен бердәм уңайлы комплекс кирәк. Тарихи объектта киләчәктә: карагай аллеясендә түшәлгән юллар, матур эскәмияләр, яктырткычлар эленгән кечерәк коймалар барлыкка киләчәк. Утарга килүче кунаклар яңа күзәтү мәйданчыкларыннан Иделнең
матурлыгына соклана алачак”, – дип сөйли ул.
Проект озак вакытка исәп­ләнгән, алда бик күп күңелле яңарышлар көтә, алар турында без гәҗит битләрендә, һичшиксез, язачакбыз.

“Акчарлак” лагере
Тәтешлеләрнең күпчелеге балачакта үзләренең каникулларын “Акчарлак” лагерендә уздырган иде һәм укучылар хәзерге вакытта түземсезләнеп җәй җитүне, Долгая Поляна белән очрашуны көтә. Районыбыз җитәкчелегенең кайгыртуы, игътибарлылыгы ярдәмендә балаларның ялы әкияти тормышка охшап тора: уңайлы ял итү урыннары, яңа йокы корпусы, зур тәрәзәләр белән  ашханә, 4 спорт мәйданчыгы, тактадан түшәлгән сукмаклар, асфальт юллар һәм томалаулы беседкалар. Кыскасы, балаларның ялы файдалы да, уңайлы да. 
Агымдагы елда фонтан урнаштырылачак, аның өчен җиһазлар сатып алынган инде, шулай ук иске корпус­ка җиңелчә ремонт ясалган. Лагерь директоры Ирина Таһирова, коронавирус пандемиясе булуга карамастан,  планлаштырылган сменалар булыр дигән өметен югалт­мый. Ә әлегә шәһәр читендәге лагерьдә төзекләндерү эшләре бара. “Территорияне көн саен җыештырабыз. Хәтфәдәй үлән чәчтек һәм җимеш агачлары, чәчәкләр утырттык. Су чыганагын лицензияләү һәм санитар сак­лау зонасын төзекләндерү буенча эш алып барыла”, – ди ул.

Әлегә яңа ашханә тәрәзә­ләрендә яз кояшы балкый, матур газон яшелләнә һәм Долгая ­Поляна өстендәге күктә ак ­болытлар йөзә.
 


Нет комментариев