Дуслык җепләрен ныгыттылар
Районыбызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре Кайбычта узган “Кичке уен”да катнашты.
Бәйрәм Галия Кайбицкая музее янындагы мәйданнан милли киемле татар баянчылары, фольклор һәм вокаль коллективларның матур җырлары астында башланып китте.
Милли киемнәр кигән халык татар көйләрен сузып, урам буйлап атлады. Ул да түгел аларны рус халык фольклор коллективлары каршы алды. Бергәләп җырлап-биеп алгач, татар баянчылары һәм җырчылары матур көйләр белән алга таба юлын дәвам итте. Үзәк урамнан килүче татар һәм рус коллективларына чуваш халык фольклор ансамбльләре кушылды. Урамнарны күмәкләшеп башкарылган җыр-биюләр ямьләндерде. Чираттагы тукталышта аларны Дагыстан һәм керәшен фольклор коллективлары каршы алды. Аннары төрле милләтләр бергәләп, рәт-рәт булып тезелеп, татар баянчылары уйнаган көйләргә җырлап, Сабан туе мәйданына атлады. Биредә бәйрәм ачылышында берьюлы берничә милләтнең кара-каршы басып җырлап-биеп, әйлән-бәйлән уеннары күрсәтелде.
– Тәтеш районы аккалфаклары “Кичке уен”да ел саен диярлек катнаша. Быел да аның гаҗәеп тамашасын карап хозурландык. Биредә төрле милләтләр бер булып, үзләренең гореф-гадәтләрен, йолаларын, элекке тормыш-көнкүрешләрен тагын бер кат искә төшереп, яшь буынга мирас итеп калдыру үрнәген күрсәтте. Андагы милли киемнәр матурлыгы белән җәлеп итсә, ә җыр-көйләр мәгънәле дә, йөрәкләрне кузгатырлык та булды. Төрле күңелле уеннарда катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Тәтешлеләр кайда барсалар да сынатмыйлар, һәр җирдә үзләренең осталыкларын күрсәтәләр. Бу юлы да шулай булды. Матур итеп ял итеп, кайбычлылар белән дуслык җепләрен тагын да ныгытып кайттык, – дип уртаклашты районыбызның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова.
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гасырлар дәвамында аралашып яшәүче милләтләрнең элек-электән сакланып килгән үз йола-уеннары, иҗат осталыклары булуын билгеләп үтеп, районыбызның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына диплом белән чәчәк гөлләмәсе тапшырды.
“Кичке уен”да самавыр кабызу буенча кызыклы ярыш та үткәрелде. Анда да безнекеләр беренчеләр сафында булуга ирештеләр.
Афәрин, диясе генә кала.
Бәйрәм сыйсыз булмый, үзәк мәйданнан читтәрәк коймаклар чыжлап пеште, чәй табыннары корылган иде. Биредә һәркемне ачык йөз, тәмле нигъмәтләр белән сыйладылар кайбычлылар.
“Кичке уен” күңелле җырлар, халык биюләре белән үрелеп барды. Районыбызның “Иделкәй” ансамбле дә үзенең матур җырлары белән сокландырды һәм тамашачы мәхәббәтен яулады.
фотоны Рамилә Хәйбуллина тәкдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев