Елан елын каршы алабыз
Көнчыгыш мәдәниятендә елан бик хөрмәт ителә.
Ул тыныч җан иясе, ләкин үзен яклый белә, шуңа күрә аны ачуландырмау хәерлерәк. Бер яктан, аның образы куркыныч тудырса, ә икенче яктан – тынычлык һәм сылулыкны, яшел төс гармонияне гәүдәләндерә.
Киләсе елның символы бәйрәм өстәлендә ит һәм балык ризыклары булуга каршы булмаячак. Салатларны яки башка ризыкларны елан рәвешендә бизәргә була.
Тәме буенча туклыклы да, артык майлы да булмаган ризыкларга басым ясасагыз әйбәт булыр. Өстәлгә күбрәк яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр куярга кирәк.
Җиңел десертлар сайлагыз, мәсәлән – чикләвекләр, алар муллыкны белдерә яки бал – ул татлы тормыш символы булып тора.
Яңа елны каршылау өчен иң уңышлысы табигый төсләр булачак. Киемнәрегездә яшел, көрән, алтын, көмеш, бакыр һәм кара төсләргә өстенлек бирегез. Елан төсендәге бизәнү әйберләре сезгә затлылык өстәп торачак.
Елан ачык һәм шау-шулы мохитне яратмаганга күрә, Яңа елны өйдә, гаиләгез белән каршыласагыз яхшырак. Әгәр дә алай барып чыкмаса, артык шау-шулы урыннардан китәргә, бәйрәмне күңелле кешеләр белән генә каршы алырга тырышыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев