Тәтештә социаль проект төзү һәм грантрайтинг темасына “Форпост” үзәге хезмәткәрләренең белем бирү зона семинары узды.
(Тәтеш, 19 ноябрь, Тәтеш таңнары). Бер генә тапкыр булса да проект ясау белән шөгыльләнүчеләр бу эшнең җиңел булмавын һәм билгеле бер белем, һөнәр таләп итүен яхшы белә, ә грант ярдәме – ул идеяләрне тормышка ашыруның бик шәп мөмкинлеге.
“Социаль проектларны тормышка ашыру – бу бюджеттан тыш акчаны, креатив уйлануга һәм яшьләрне актив иҗтимагый тормышка җәлеп итү”, – дип билгеләп үтә “Форпост” җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр оешмасы республика үзәге директоры урынбасары Владимир Гелеверя.
“Актив яшьләр корпорациясе” РR АНО буенча директор Егор Рәфыйков җыелучыларга үзе үк автор булган “Яшел фитнес” проектын төзү тарихы, “КАМ” коммерцияле булмаган автоном оешма эшчәнлеге турында сөйләде, социаль проектлар төзү һәм гаризалар язудагы “күрелмәгән мәшәкатьләр” теориясе белән таныштырды. “Район җитәкчелеге һәм коммерцияле булмаган сектор вәкилләренә партнерлыкта эшләү мөһим”, – диде ул.
Семинар барышында гамәли дәресләр узды, анда “Форпост” үзәге вәкилләренең гаризалары һәм проектлары каралды.
“Бүгенге көндә грантлар алу өчен социаль проектлар ясау яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен бюджеттан тыш акча җәлеп итүнең иң танылган ысулларының берсе булып тора. Президент грантлары бәйгеләре үрнәгендә безгә уңышлы гаризаларның төп аспектлары турында сөйләделәр. Әлеге өлкәне белгән кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе алга таба да ялгышлардан читләшергә ярдәм итә”, – дип уртаклашты тәэсирләре белән семинар ахырында “Форпост” территориаль үзәге директоры Анна Мещерякова.
Нет комментариев