“Мәдәният” илкүләм проектының “Мәдәни мохит” төбәк проекты кысаларында капиталь ремонтланган район мәдәният йорты тәтешлеләрне һәм кунакларны яңача итеп каршылый.
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Районның төп мәдәни үзәгенә кергәндә иркен залга игътибар итәсең, иминлек максатыннан ишекләрдә тимер эзләү кысалары урнаштырылган, каравылчылар өчен видеокүзәтү мониторы белән махсус урын җиһазландырылган.
Тамашачылар залында диварлар аксыл көрән төстә, үзенчәлекле яктырткычлар урнаштырылган. Шунысы аеруча да мөһим, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр кереп йөрсен өчен барлык таләпләр тәэмин ителгән. Концертларга килгән тамашачылар зур залда, элекке вакытка караганда, җылылык радиаторларының исәбе шактый күп, җылы һәм уңайлы булуын билгеләп үтә.
Хореография коллективларында катнашучылар, “Балкыш” фестивалендә чыгыш ясаучылар уртаклашканча, яңа сәхнә элеккесе белән чагыштырганда күпкә уңайлырак итеп ясалган. “Иркенәйде, борылырга да урын җитәрлек”, – диделәр биючеләр.
Яңа вокаль сыйныфында шөгыльләнүче коллективлар да канәгать. “Районның ветераннар халык хорында катнашучылар якты, уңайлы бинага килә. Бүлмә музыка уен кораллары, тавыш аппаратурасы белән җиһазландырылган, – ди хор җитәкчесе Маргарита Адайкина. – Без утыздан күбрәк кеше, урын барысына да җитә, иҗат итәр өчен шартлар – искиткеч яхшы”.
Проект кунакларга да, мәдәният учреждениесе хезмәткәрләренә дә яхшы булсын өчен, бөтен вак-төягенә кадәр уйлап эшләнелгән: элек методистлар бер бүлмәдә эшли иде, хәзер ул ике булды; хуҗалык мөдиренең – костюмнарга аерым, 2 бизәнү бүлмәсе, хореография залы, һәр катта санузеллар бар. Тавыш операторы Юрий Драгунов болай дип билгеләп үтте: “Алдан без тамаша залындагы балконда эшләдек, эшләргә кыен иде, ә хәзер безнең өчен аерым – заманча һәм технологияле оператор бүлмәсе җиһазландырылган”.
Район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин уртаклашып, болай диде: “Авылда мәдәният йорты – җәмәгатьчелек тормышының, ял итү урынының, шулай ук иҗади башлангычларны тормышка ашыру, мәдәниятнең матди булмаган мәдәни мирасын саклау базасы үзәге. “Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында социаль әһәмияттәге объектларны тормышка ашыру сөендерә. Шулай итеп, 2019 елда Тәтештәге район мәдәният йортын һәм Людоговка клубын капиталь ремонтлау тәмамланды, хәзерге вакытта Киртәле мәдәният йортын капиталь ремонтлау бара”.
Белешмә
“Мәдәният” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган “Мәдәни мохит” республика проекты авыллардагы мәдәният оешмалары объектларыннан алып һөнәри сәнгатьне тапшыруга кадәрге мәдәният инфраструктурасын яңарту һәм учреждениеләрен яхшырту юлы белән гражданнарның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән.
Нет комментариев