Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Игенчеләргә һава торышы теләктәшлек күрсәтә

“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары иген культураларыннан мул уңыш җыеп ала.

Без комбайнчылар эшләгән хуҗалык кырында булдык.

– Бүгенге көндә безнең кырларда өч комбайн эшли. Аларга ягулык салу иртәнге алтынчы яртыда башлана, җиденче яртыда инде алар эштә. Техника ышанычлы, бер комбайнга өч ел, башкаларына – сигез һәм ундүрт ел. Әгәр техниканы шундый киеренке вакытта куллануга яхшы итеп әзерләсәң, ул сынатмый. Комбайннар эшсез тормый, механизаторлар өчен аяз һава торышының һәр сәгате мөһим, һәм алар тырышалар. Иген ташучы машиналар бункерлар тулганны көтеп торалар, кичекмичә килеп тә җитәләр. Бу ел гадәти булмаса да, тәҗ­рибә күрсәткәнчә, һәр­бер урып-җыю се­зо­нының үз кыенлыклары бар. Көзге бодай суктыруны төгәлләдек, уң­дырышлылык гектар­дан уртача 60 – 65 центнер тәшкил итте, өстәвенә гектардан 70 центнер чыккан кырлар да бул­ды. Арпаны урып-җыюга керештек, ул сөрү җирләренең 350 гектарын били. Урып-җыюдан соң ук ике трактор белән көзге тирән сөрү эшләре алып барыла, алдагы уңыш өчен әзерлек эшләре бара.

Кадерле вакытны югалтмас өчен, эш­чән­нәр­гә төшке ашны кырга китерәбез. Һәм, әлбәттә, һәр эштә яхшы хезмәт хакы мөһим, безнең бәяләр – ­суктырылган ашлыкның центнеры 180 сум, һәм кешеләр тырышалар. Мисал өчен, Фәрит Сәйфетдинов беренче йөз мең сумын инде эшләде. Фәрит – үз категориясендәге ком­байннарның иген суктыруы буенча районның даими алдынгысы, шулай ук моның өчен дә акчалата түләү каралган. Ни аяныч, бездә, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге кебек, кадрлар кытлыгы бар, ә бүгенге көндә булганнары – сыналган ир-егетләр, аларга хөрмәт һәм мактау. 

Сабан бодае өлгереп килә, ул бездә 250 гектар. Борчак яхшы, әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, ашлыкны турыдан-туры суктыруны алып барачакбыз. Нәзберек культура – җил исеп китүе һәм барлык теземнәр чуалып бетә. 150 гектарда – чөгендер, 400 гектарда көнбагыш чәчелде, ул яхшы чәчәк ата.
65 – 70 мең тонна ашлык җыеп алырга планлаштырабыз. Орлыкка 220 тонна көзге культура салып куйдык, алдагы елгы да бар, без орлыклар белән тәэмин ителгән. Көзге игеннәргә җир әзерләнде. Көзге чәчү август урталарында булыр дип көтәбез, – дип уртаклашты авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе киңәшчесе Алексей Ахтонов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев