Җирле үзидарәнең  үсеше – хәзерге дәүләтнең  мөһим өстенлеге
Көн темасы

Җирле үзидарәнең үсеше – хәзерге дәүләтнең мөһим өстенлеге

Бүген – Җирле үзидарә көне

Җирле үзидарә органнары җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итә һәм дәүләт белән аның гражданнары арасын бәйләп торучы звено булып тора. 

Җирле үзидарәнең үсеше – хәзерге дәүләтнең мөһим өстенлеге, гражданлык  җәмгыятенең җаваплылыгын һәм камиллеген арттыруда,гражданнарның дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда катнашуында нәтиҗәле тармак.

– Бүгенге көндә җирле үзидарәләр алдында күп бурычлар тора. Әмма иң мө­һи­ме – кешеләргә якын бу­лу, гражданнарның көн­дәлек тормышындагы сый­фатларны билгеләүче, кешеләрне борчыган мәсь­ә­­­­ләләрне хәл итү. Юллар­ ­һәм транспорт, ТКХ һәм төзекләндерү, чүп-чарны ташу һәм урамнарны­ җыештыру – җирле үз­идарә органнарының хез­мәт ­исемлеген бик күп санарга була. Шуңа күрә дә җирле үзидарәдә ­эш­ләү­че ке­шеләрнең җавап­лылы­гы, тыйнак­лыгы, киң күңел­лелеге, максатчанлыгы­ югары бәя­ләнә. Тәтеш районында мондый идарәчеләрнең күп булуына ышанам, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм җирле үзидарә үсешендә ветераннарның зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

– Райондагы хөрмәтле җирле үзидарә органнары ветераннарының фидакяр хезмәте һәм тәҗрибәсе ярдәмендә безнең ветераннар тарафыннан башлап җибәрелгән традицияләр актив үсеш алуын дәвам итә, – дип мөрәҗәгать итте Рәмис Хатыйп улы район ветераннарына.

Район башлыгы белдер­гәнчә, Җирле үзидарә көне бары тик муниципаль хезмәткәрләргә һәм халык сайлаучыларына гына кагылып калмый – бу көнне без шулай ук райондагы барлык актив тормыш карашлы, районыбыз язмышына битараф булмаган кешеләрне хөрмәтлибез.

– Хөрмәтле хезмәт­тәшләр, һөнәри бурычларны һәм уй-теләклә­ре­гез­не тормышка ашыруда сезгә көч-кодрәт телим. Хөрмәтле тәтешлеләр, Тәтеш районын ныгыту һәм аның алгарышы өчен хезмәт куюда актив катнашыгыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, җитешлек телим, – диде Рәмис Хатыйп улы. 

Җирле үзидарә ­кө­не­­ Россиядә 2013 елдан билгеләп үтелә. 21 апрельдә бәйрәм итү көнен,  1785 елда Екатерина II шәһәрләргә Жалованье грамотасын бастыруны имзалаган көндә (иске стиль буенча) билгеләп үтү карар ителгән. Грамота җирле үзидарә турындагы Россия законы үсешенә башлангыч булган.  


Татарстанда 15 ел элек җирле үзидарә оештыру реформасы старт алды һәм “Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләр Советы” ­Ассоциациясе төзелде.
Муниципаль берәм­лекләр Советы узган 15 ел эчендә гомумроссия һәм халыкара җәмгыять киңлегендә Татарстанның муниципаль берләшмәсен тәкъдим итүче муниципаль берәмлекләрнең мәнфәгатьләрен респуб­лика дәрәҗәсендә чагылдыручы абруйлы җәмәгать институтына әверелде. Татарстанда шул еллар эчендә муниципаль берәмлекләрнең нык структурасы оешты, җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле системасы булдырылды.
“Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясенә Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин җитәкчелек итә.        
 


Нет комментариев