Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Исерек шоферны хөкем карары көтә

Сәрхүш хәлдә машина йөртүче тәтешлеләргә зур күләмдәге штраф салу һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калу яный.

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”). 

“Үземнең гаебемне таныйм”

Үзеңнең чын-чынлап аек булуыңа бераз гына шикләнсәң генә дә, руль артына утырырга ярамый – моның белән һәркем килешә. Чөнки берәүнең дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм каласы килми. Шулай да “ә бәлки бернәрсә дә булмас әле” дип өметләнүче шоферлар да бар.
Шулай итеп, яшь тә­тешле, үзгәртеп кыскача В. дип атыйк, соңыннан аның суд утырышында белдерүенчә, агымдагы елның 21 гыйнварында сәрхүш килеш кибеткә барып кайтырга уйлаган, ләкин бу гамәле барып чыкмаган, аның иномаркасын ЮХИДИ хезмәткәрләре экипажы туктаткан. Дәүләт инспекторлары әйтүен­чә, “шоферда исереклек билгелә­­ре ачыктан-ачык күренеп торган”, моны алкотестер да раслаган. Алкогольгә үткәрелгән тест нәтиҗәләре белән шофер ризалашты. Һәм кичә суд утырышында ир-егет җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинованың үз гаебеңне таныйсыңмы дип соравына, В. болай дип җавап бирде: “Үз гаебемне таныйм”.

Канун нигезендә

Районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 2022 ел башыннан Тәтеш районы территориясендә исерек хәлдә транспорт йөртүнең 6 очрагы ачыкланган. Узган ел шушы вакыт белән чагыштырганда 10 тәтешле исерек килеш машина йөрткән өчен тоткарланган. Ә 2021 елда исерек шоферларны тоткарлауның 65 очрагы булган.
– Транспортны исерек хәлдә йөртү юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бо­зу булып тора. Алкоголь эчкәннән соң транспорт йөртү шофер өчен дә, җәяүлеләр өчен дә зур куркыныч тудыра, – дип ассызыклый Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы ­буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис ­Фаризов һәм юл хәрәкәтендә кат­на­шучыларның барысын да бу проблемага битараф калмаска, юлда үзләрен дөрес тотмаган һәм машинаны исерек хәлдә йөрткән шоферлар турында полициягә хәбәр итәргә өнди. 
­Полиция хезмәт­кәр­ләренә җит­керелгән мәгъ­лүматлар сер булып кала. Әгәр хокук бозучы тоткарланса, ул автомобиль йөртү таныклыгыннан да мәхрүм калачак, шулай ук шактый күләмдә административ штраф та түләячәк.
Әгәр юл-транспорт һә­лакәте була калса һәм кем дә булса зыян күрсә, ул чагында инде көннәрен төзәтү эшләрендә яки төрмәдә үткәрергә мөмкиннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев