Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Клиентларга хезмәт күрсәтү белгечләре – Татарстанда лидер

РСФның ТР буенча Тәтеш районында клие­нт­ларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) хезмәткәрләре отчет җыелышында узган елга йом­гак ясадылар һәм агымдагы елга эшчәнлекнең төп юнә­лешләрен билгеләделәр.

Социаль фонд Россиядә иң эре дәүләт ярдәме инс­титуты булып тора. Аның хезмәткәрләре гражданнарны туганнан алып пенсия билгеләнгәнчегә кадәр озата бара.

– Тәтеш районында кли­ент­ларга хезмәт күр­сәтү бүлеге (бүлек хокук­ла­рында) бүгенге көндә 7 238 пенсионерга һәм 680 иминият­ләштерүчегә хезмәт күрсәтә. Халыкка дәүләт хезмәтләре вакытында һәм тулы күләмдә күрсәтелү­не оештыру, безнең өчен, элеккечә үк, өстенлекле бурыч булып кала бирә. 

Узган ел дәүләт хезмәтлә­ренең төрле төрләре буенча 9 979 мөрәҗәгать кабул ителде. Пенсия билгеләү һәм түләү аларның иң их­тыяҗлысы булып кала. Узган ел Тәтеш районында 334 пенсия билгеләнде. Пенсия-социаль тәэмин итүгә 1,8 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелде, – ди­гән мәгъ­лүматны җиткерде клиент­ларга хезмәт күрсә­тү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина ­Большакова. 

Ул пенсиягә чыгучы гражданнар белән белгечләр алдан ук эш алып баруын бил­геләп үтте. Шул максаттан барлык эш бирүчеләр белән килешүләр төзелгән. 2024 елда Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) тарафыннан ЕГПУ һәм гражданның шәхси кабинеты аша РСФ дәүләт хез­мәтләренең төрле төрләре буенча 2 652 мөрәҗәгать кабул ителгән, клиент хезмәте йөз процентлы күрсәткечкә ирешкән һәм ведомство рейтингында беренче урынны алган. 

– Шәхси счетларны ак­туальләштерү пенсия хокук­ларын – хезмәт хакы, стаж,  иминият кертемнәре күләме турындагы мәгълүмат белән пенсияләрнең сыйфатлы билгеләнешен тәэ­мин итә. Бүгенге көндә райо­ныбызның шәхси исәп-хисап базасында 22 183 ачык шәхси счет бар. Иминият­ләштерүчеләрнең белеш­мәләре әлеге процесс­лар өчен мәгълүмати нигез булып тора, шуңа күрә персоналлаштырылган исәпкә алу мәгълүмат базасының тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итү өчен безнең белгечләр алар белән һәрдаим хезмәт­тәшлек итәләр, – диде Ирина Александровна. 

2023 елның 1 гыйнварыннан социаль фонд балалы гаиләләргә яңа социаль ярдәм чарасын – бердәм пособие билгели һәм түли. Мондый мөрәҗәгатьләрне теркәү һәм эшкәртү клиентларга хезмәт күрсәтү белгечләре тарафыннан башкарыла. Балалы гаиләләргә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, инвалидларга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм акчасы түләү мәсьәләләре буенча консультацияләр күрсәтелә. Социаль ярдәм чаралары буенча документлар җиткерелә, дәүләт хезмәтләре порталы аша социаль ярдәм чараларына гаризалар бирү буенча консультатив ярдәм күрсәтелә. Белгечләр социаль ярдәм чараларын алуга гаризалар кергән саен мәгълүматларны социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы түләү­ләрен бил­геләүнең автоматлаштырылган ярдәмче системасына, федераль регистрга вакытында кертәләр, бу рейтингта беренче урын белән раслана.  

– Клиентларга хезмәт күрсәтүдә халыкны кабул итү һәм социаль иминият мәсьәләләре буенча актив эш алып барыла. 2024 ел нәтиҗәләре буенча шифаханә-курорт дәва­лануына 77 юллама бирелде, тернәкләндерүнең техник җайланмалары бе­лән тәэмин итүгә 872 гариза эшкәртелде. Иминият­ләштерелгән затларга электрон сертификат буенча ТСР сатып алуга гаризалар бирү буенча ярдәм күрсәтелә. Ләкин шунысын билгеләп үтәргә кирәк, сату нокталарының ерак булуы һәм районда андыйлар булмау сәбәпле, инвалидлар электрон сертификатлардан баш тарта һәм тәэмин итүчеләрдән товар китерүне көтәргә ризалаша. Электрон сертификат буенча ТСР сатып алу өлеше 74,1 процентны тәшкил итә (271 гаризадан 200), – дип басым ясады Ирина Большакова.

Клиентларга хезмәт күрсә­тү белгечләре тарафыннан массакүләм мәгъ­лүмат чараларында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча мәгълүмати-аңлату эшенә зур игътибар бүлеп бирелә. Һәм бу күрсәткеч буенча ведомство рейтингында РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) беренче урынны биләп тора. Лидерлар – 80 яшьлекләрне карау буенча компенсация түләме билгеләү хокукына ия булган пенсионерлар белән эшләү хезмәте белгечләре: авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхсән гражданнар белән актив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә йөз процент колачлауга ирешә алганнар. 

– 2024 елда клиентларга хезмәт күрсәтү базасында Казанның 6 районы буенча дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризаларны эшкәртү буенча эшче төркем төзергә карар кылынды. Эшче төркем штатына без өстәмә рәвештә 7 бел­геч кабул иттек. Бүгенге көндә барлык белгечләр дә өйрәтелде, гаризаларны вакытында, көненә уртача 50шәр гариза эшкәртәләр. 2025 елның 1 гыйнварыннан эшче төркем белгечләре тарафыннан өстәмә рәвештә бөтен республика буенча дәүләт хезмәтләре порталы аша кергән эшләмәүче гражданнарны җирләүгә гаризалар эшкәртелә һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән үзара хезмәттәшлек ярдә­мендә гамәлгә ашырыла, – дип билгеләп үтте Ирина Александровна. – Читтән торып эшләүче эш урыннарын исәпкә алып, клиентларга хезмәт күрсәтү белгечләренең исәбе бүгенге көндә 26 кешене тәшкил итә. Агымдагы елда без халыкның яшәеш дәрәҗәсен арттыру һәм дәүләт социаль хезмәтләреннән һәркем файдалана алырлык  тәэмин итү буенча планлаштырылган чараларны сыйфатлы һәм вакытында гамәлгә ашыру өчен бар көчебезне ­куячакбыз.

Пенсионерлар берлеге бүлеге эшчәнлеге
Россия Пенсионерлар берлегенең ТР буенча җирле бүлеге рәисе Нина Новикова башкарылган эшләр турындагы доклад белән чыгыш ясады. 
– Иҗтимагый оешма буларак, без өлкән яшьтәге кешеләрне яшәү сыйфаты белән тәэмин итүне, аларны тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә: икътисади, мәдәни, спорт, гражданлык өлкәләренә җәлеп итүне төп бурычыбыз итеп күрәбез. Боларны эшләргә “Өченче буын университеты” белем бирү проекты кысаларында безнең тарафтан эшләнгән программалар ярдәм итә. 2024 елда безнең тарафтан 10 белем бирү программасы эшләнде, шуларның 4се – беренчел оешмаларда: Киртәле, Килдеш, Урюм һәм Олы Шәмәк авыл җирлекләрендә. Шулай ук яңа социаль практикалар ачылды. Алар алтау. Без аларны социаль эшнең төрле технологияләрен кулланып гамәлгә ашырырга омтылабыз. Төбәк бүлеге тарафыннан уздырылган 7 конкурсның өчесендә без призер булдык. Моннан тыш, җирле бүлек активистлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша. Пенсионерлар берлегенең җирле бүлегендә 25тән артык эш юнәлеше бар, – дигән мәгълүматны җиткерде Нина ­Валентиновна.

Узган ел җирле бүлек активистлары район һәм респуб­лика конкурсларында актив катнашып, һәрвакытта югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Тәтешлеләр күп төрле компь­ю­тер ярышлары буенча чемпионат призерлары булдылар, республиканың 33 командасы арасында гомумкоманда буенча өченче урынны алдылар. Финанс белеме буенча олимпиадада районыбыз командасы гомуми зачет нәтиҗәләре буенча 45 команда арасында мактаулы икенче урынны яулады. Узган ел РПБның Тәтеш җирле бүлеге рәисе Нина Новикова “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегендә РПБ җирле бүлеге лидеры – 2024” конкурсында беренче урынны яулады.

РСФның ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина үзенең йомгаклау сүзендә республика бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) белгечләренең эшен югары бәяләде.

– Без бүгенге көндә махсус эш режимында яшибез, чөнки махсус хәрби операция уза. Сез, әйтергә кирәк, алгы сызыкта: дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләр төркеме белән эшлисез. Сез махсус хәрби операциядә катнашучылар өйләренә кайтуга әзер булырга тиеш, аларга аерым якын килү кирәк, күпләр аерым психологик халәттә булачак. Сез аларга ярдәм итәргә тиеш булачаксыз. Сез кайчакларда без сизми дә кала торган зур эшләр башкарасыз. Сез барлык юнәлешләр буенча да алдынгы урында торасыз, гражданнар­ның шикаятьләре юк, – дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимов, клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге ­коллективына.
Чара азагында тантаналы бүләкләү булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев