Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Команданың уртак уңышы

Районның аграр тармагы эшкуары югары бүләккә лаек булды.

“Колос” авыл хуҗалыгы пред­приятиесе җи­тәкчесе һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рима Сафиуллова “Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар” Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды. Ул шулай ук “Интернациональ хатын-кызлар берлеге” ТИО вице-президенты да булып тора.

Бүләкләү тантанасы “Агроволга-2025” авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында узды. Хатын-кызларның Россия авыл хуҗалыгы төбәкләрен үстерүгә керткән зур өлешен ассызыклаган “Рус авылларында хатын-кызлар бар” дигән махсус номинациядә Рима Сафиулловага бүләкне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсем­лекләрне яклау департаменты директоры Роман Некрасов тапшырды.

– Бу минем шәхси җиңүем генә түгел, ә Татарстанның авыл хуҗалыгын, авылны үстерү юнәлешендә эшләүче командамның уртак уңышы да, – дип ассызыклады Рима Гомәр кызы.

Шулай итеп, “Агроволга-2025” күргәзмәсе авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче гүзәл затларның казанышларын тану мәйданчыгына әверелде.

фотоны Рима Сафиуллова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев