Күп функциялеккә басым ясалды
Көн темасы

Күп функциялеккә басым ясалды

Тәтештә яшьләр мәдәни-күңел ачу үзәге капиталь ремонт һәм төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты.

(Тәтеш, 1 декабрь, "Тәтеш таңнары). 

Яшьләрнең мәдәни-күңел ачу үзәгендә барысы да үзгәртелгән. Ул иркенәйгән һәм яктырган. Аксыл зәңгәр төсләр бина бизәлешенә матурлык өс­тәп тора. Идәннәргә түшәлгән плитәләр яктыр­тып җибәрә. “Капиталь ремонт барышында түбә, инженерлык челтәрләре алыштырылды: су белән тәэмин итү, ут белән тәэмин итү системасы, канализация алмаштырылды, биналарда яңача бизәү эшләре үткәрелде. Яңа тәрәзәләр, утны аз сарыф итә торган яктырткычлар урнаштырылды. Бары тик бүлем диварлары гына элеккечә калды”, – дип төгәллек кертте “Авангард” гәҗите хәбәрчеләре өчен экскурсия уздырган вакытта үзәкнең директоры Александр Янышев. Керү юлында ишекләр, яңа санузеллар, хезмәт бүлмәләре барлыкка килгән.

Йөз егерме урынга исәп­ләнгән кино карау залы һәр яктан үзгәргән. Биредә аерым мохит булдырылган, бу тамашачыга берникадәр вакытларын кино дөньясында уздырырга ярдәм итә. Идән өслекләре эчке күркәмлек өсти. Агач идәннәр тарихка гына кереп калды. Аларны чыдамлы йомшак келәм алыштыр­ган. Диварлар тавышны яңгыратмый торган материал белән тыш­ланган, моның ярдәмендә динамикалардан килгән тавыш тагын да көчәйгән. Тамашачылар кәнәфиләрнең уңайлыгын инде сынап караган. Зал физик мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен дә җайлаштырылган: тамаша залларында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә урын бар. Артистларга уңайлы булсын өчен сәхнә зурайган. “Әлеге кинотеатр төп күңел ачу урыны булып кына түгел, ул һәрвакытта шәһәр тормышының үзәге булды. Хәзер мәдәният объекты кино карарга яратучыларны да, шулай ук иҗат һәм яшьләр проектларын тормышка ашыруның заманча мәйданчык урыны буларак та җәлеп итеп торачак, – дип дәвам итә әңгәмәне Александр Васильевич. – Тәтеш райо­нында һәрьяк­лап уйланылган яшьләр сәясәте үткәрелә. Безнең җитәкчелек кызыклы инициативаларны хуплый, балалар һәм яшьләрнең иҗат рухын ачу өчен уңай шартлар булдыра. Яңартылган үзәк очрашулар, аралашулар урынына әйләнер, яшьләрнең киләчәктәге идеяләрен алга җибәрүгә йогынты ясар, дип ­өметләнәбез”.

Әле тагын без бинаның тышкы ягы үзгәрәме икәнлеген һәм ул нинди булачагы белән кызыксындык. Аны ремонтлау киләсе елга планлаштырылган, төп архитектура өлешләре сакланып калачак.
 


Нет комментариев