“Нур” авыл хуҗалыгы предпри­я­­­тиесе базасында орлыкчылык буенча семинар-киңәшмә булып узды
Көн темасы

“Нур” авыл хуҗалыгы предпри­я­­­тиесе базасында орлыкчылык буенча семинар-киңәшмә булып узды

“Нур” авыл хуҗалыгы предпри­я­­­тиесе базасында орлыкчылык буенча семинар-киңәшмә булып узды.

(Тәтеш, 18 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Нур” авыл хуҗалыгы предпри­я­­­тиесе базасында орлыкчылык буенча семинар-киңәшмә булып узды.

Аның эшендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Рес­публикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Идел алды зонасының орлыкчылык хуҗалыгы вәкилләре ­катнашты. 

Чараның пленар өлеше Кече Әтрәч авылы мәдәният йортында узды. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов сәламләү сүзендә районның социаль-икътисади хәле, төп күрсәткечләр турында кыскача таныштырып, алгарыш өчен резервлар бар, дип билгеләп үтте. Аны министр урынбасары да хуплап, Тәтеш районының, ун яки биш ел элек вакытлар белән чагыштырганда, шактый үзгәрүенә басым ясады. 

– Гаять зур нәтиҗәләр алынган, бигрәк тә игенчелек буенча, – диде Илдус Харис улы. – Бүгенге көндә район системалы, максатчан рәвештә үсеш ала.
Юрий Еров әйтүенчә, респуб­ликаның орлыкчылык хуҗалыклары авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 2022 ел уңышын тормышка ашыру өчен орлык әзерләүгә керешкәннәр. Чәчүгә 45 сортта 24 мең тонна бөртек орлыгы кайтарылачак.

Сатып алына торган ор­лык­лар­ның исәбе артуы, ындыр табак­ларын төзекләндерү буенча зур эш башкарылуы, республика программасы буенча 33 эремә узелы файдалануга тапшырылуы билгеләп үтелде. 

– Уңдырышлылыкны арттырырга кирәк, – диде Юрий Еров. – Мисалга, Тәтеш районындагы “Нур”да чәчелгән бер гектардан 11 центнердан артык иген җыеп алганнар, ләкин 3 центнердан да күбрәк сатмаган хуҗалыклар да бар, алай ярамый. Һава шартлары барысы өчен дә бертөрле диярлек, эшләргә кирәк.

Орлыкчылык хуҗалыклары җи­тәк­челәренә сатуга орлык әзерләү күләмен яңадан карарга, орлык материалын әзерләү темпларын арттырырга, сортларны механик чүпләндермәүгә игътибар итәргә, орлык материалының сыйфатын күтәрергә киңәш ителде.

Орлыкчылык хуҗалыкларының хезмәте нәтиҗәсендә республикада элиталы орлыклар җитәрлек күләмдә җитештерелә, киләчәктә бу сан 50 мең тоннага кадәр арттырылырга тиеш, дип билгеләп үтте Илдус ­Габдрахманов. 

– Безгә Россия базарын үзләш­терергә кирәк, – диде ул товар җитештерүчеләргә. – Моның өчен орлык материалының сыйфаты өстендә  эшләргә, “Нур” һәм башка алдынгы хуҗалыклардагы кебек, резервлар табарга кирәк.

Семинарның гамәли өлеше “Нур” хуҗалыгының ындыр ­табагы терри­ториясендә узды. Киңәш­мәдә катнашучылар яңа ашлык складларын, бөртекле һәм майлы культуралар, люцернаның сыйфатлы орлык материалларын, заманча орлык чистарту машиналарын ­карадылар.
Чара кысаларында “Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы” исе­менә конкурс йомгаклары буенча бүләкләү булды. Тәтеш районының “Нур” агрофирмасы – җитәкчесе  Ра­дик Нургалиев, конкурсның җиңү­чесе дип танылды. 

Аңа ирешкән уңышлары өчен ассоциациядән күчмә Кубок, Диплом һәм матди бүләкләү тапшырылды. 
Чара ахырында район кунаклары тәтешлеләргә яхшы оештырулары һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

 


Нет комментариев