Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларны котлый

30 ноябрь – Әниләр көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче хатын-кызларны котлый:

– Без мәхәббәтне, бетмәс-төкәнмәс иге­лекне, күңел юмарт­лыгын һәм кайгырту­чанлыкны гәүдә­ләндерүче хатын-кыз-ана­ларга хөрмәт һәм рәхмәтебезне белде­рәбез. Ана мәхә­ббәте һәм зирәклеге – ул бә­хетле гаиләләр һәм җәмгыятебез төзелә торган шундый үзгәрмәүче нигез. Сезнең сабырлыгыгыз, рух көчегез һәм риясызлыгыгыз бары­быз өчен дә үрнәк булып тора. Тәтеш районында һәркемгә үрнәк булган аналар шактый. Күп балалы аналар, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбия­ләүче һәм тәрбиягә бала алырга үз йөрәкләрендә урын тапкан хатын-кызлар – аеруча сокландыра.

Бу бәйрәм көнендә махсус хәр­би операция зонасында булган хәрби хезмәткәрләрнең барлык аналарына тирән ихтирам һәм аерым рәх­мәт белдерәсем килә. Сезнең батыр­лыгыгыз һәм фидакарьлегегез безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Сез батыр­лар тудырасыз һәм дөньяга батыр­лык бүләк итәсез. Аларның уңышлары һәм җиңүләре – сезнең казанышыгыз!

Сезнең ярдәмчел булуыгыз, игътибарыгыз һәм акыллы киңәш­ләрегез безгә теләсә кайсы яшьтә дә ярдәм итә, авырлыкларны җи­ңәргә булыша, ышаныч бирә. Ана йөрәге һәр баласы өчен әрни, уңышсызлыклары өчен борчыла, уңышларына шатлана, без туган йорттан еракта булсак сагына.

Бу бәйрәмдә сезгә, кадерле әни­ләр, сәла­мәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Гаи­ләләрегез һәрвакытта шатлык һәм үзара аңлашу белән тул­сын, ә балаларыгыз һәрчак сезгә тая­ныч булсын, кайгыртучанлык һәм игътибарлылык күрсәтсен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев