Россиялеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтелә
Көн темасы

Россиялеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтелә

12 июньдә Россия Көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 9 июнь, "Тәтеш таңнары"). 12 июньдә Россия Көнен бәйрәм итү уңаеннан, ил халкы бу атнада дүрт кенә көн эшләячәк. Бу хакта РИА Новости яза. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

Россия Хезмәт министрлыгында әйтүләренчә, бу атнада 8-11 июнь - эш көннәре булачак.Бәйрәм алды көне булу сәбәпле, 11 июньдә эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.

Моннан тыш, ведомствода искәртүләренчә, президент Владимир Путин карары нигезендә, 24 июнь хезмәт хакы саклана торган ял көне булачак.

Бу очракта 23 июнь бәйрәм алды көне булып саналмый, шуңа күрә эш вакыты бер сәгатькә кыскартылмый.


Нет комментариев