Сатып алучы һәрвакыт хаклы
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне.
(Тәтеш, 15 март, «Тәтеш таңнары»). Үзебезнең бурычлар турында балачактан ук беләбез, ә менә хокукларыбыз турында хәбәрдар булсак иде дигән уйлар еш барлыкка килә.
“Сатып алучы һәрвакытта хаклы” – безнең һәркайсыбыз бер генә тапкыр булса да бу гыйбарәне ишеткәне бармы? Әлеге сүзләр хак булуга карамастан, сатып алучыларга һәм кулланучыларга хезмәт күрсәтү хокуклары даими рәвештә бозыла. Безнең районда кулланучылар хокукларын үтәүне контрольдә тоту Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан тормышка ашырыла.
– Без кулланучыларга аларның хокуклары һәм бурычлары, намуссыз сатучылардан үзләрен яклау ысуллары турында сөйлибез, кулланучылар базарында килеп туган бәхәсле хәлләрне мөстәкыйль рәвештә җайга салырга, кулланучыларның хокуклары бозылганда, аларга үзләрен яклау һәм хокукларын торгызу өчен вәкаләтле органнарга кирәкле документларны дөрес тутырырга, этикеткаларда, төргәкләрдә, товар тышлыкларындагы тамгаларны танып белергә, алардан кирәкле һәм мөһим мәгълүматны алырга өйрәтәбез, – дип сөйли эксперт-белгеч Елена Сазонова.
Моңардан тыш, ул халык куллана торган товарлар мониторингын эшли, кулланучылардан кергән мөрәҗәгатьләрне карый. Белгеч Тәтеш районы башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары, шул исәптән Роспотребнадзор һәм полиция белән үзара хезмәттәшлектә эшли.
– Гражданка А. шәһәр базарында блузка сатып алган, ул аңа үлчәме буенча туры килмәгән. Сатучыга товарны алыштыру яки акчаны кайтару хакында мөрәҗәгать иткән һәм моны эшләүдән баш тартканнар. Безгә мөрәҗәгать иткәч, аңа акчасын кайтардылар. Тагын бер очрак: шәһәр кибетләренең берсендә хатын-кыз түбән бәядән иренә аяк киеме сатып алган. Әмма ул үлчәме буенча туры килмәгән. Сатучы аны алыштырмаган. Әлеге сәүдә ноктасының шәхси эшкуары һәм сатучылары белән минем тарафтан өйрәтү уздырылды. Сатып алынган товар өчен хатын-кызга акчасын кайтардылар, чөнки кирәкле үлчәм юк иде, – дип мисаллар китерә Елена Константиновна булган очрак хакында.
Хөрмәтле тәтешлеләр, әгәр сезнең кулланучылар хокукларын бозалар икән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органына 8(84371) 5-85-15 яки 8(84373) 2-62-80 телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез, анда сезгә безнең белгечләр консультация бирәчәк. Шулай ук, Тәтеш, Ленин урамы, 37нче йорт адресы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе ТБ, Тәтеш районы администрациясе белгечләре белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законны аңлату мәсьәләләре буенча кулланучылар өчен консультация уздырыла, анда кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә язмача мөрәҗәгатьләр бирергә мөмкин. Халыкка консультация бирү тәртибе Тәтеш районы рәсми сайтының “Кулланучылар хокукларын яклау” дигән өстәмә биттә урнаштырылган.
Тәтеш районы буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы тарафыннан кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 2020 елда 153 мөрәҗәгать каралган, шуның 136сы – турыдан-туры киңәш бирү, 7се – язмача гариза, 10сы – белгечләр кабул иткән вакытта язылган. Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше сәүдә нокталарында көнкүреш хезмәтләре кулланганда, җәмәгать туклануы пунктларында, торак-коммуналь өлкәдә хокук бозулар белән бәйле.
рәсемдә: Елена Сазонова кулланучы хокукларын аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев