Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Сөт җитештерүне арттырырга кирәк

Терлекчелек тармагы – хуҗалыкның көндә­лек керем китерә торган җитешлек индикаторы.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, районның җәмәгать секторында мөгезле эре терлек­ләр исәбе 11 332не тәшкил итә, шул исәптән сыерлар – 3 855не, яисә узган ел дәрә­җәсенә карата 100 процент. Кайбер хуҗалыкларда җитәкчеләр мөгезле эре терлекләр санын арттыруны дәвам итәләр, әмма терлекчелекне “авыр йөк” дип санау­чылар да,  авылда эшләргә кеше булмавына сылтау итеп, баш санын елдан-ел киметүчеләр дә бар. Шулай итеп, “Волга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге 2025 елда терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре буенча терлекләрнең гомуми баш санын 42гә киметкән, шул исәптән сыерларны – 24кә. 

– Терлекчелек фермалары – авыл кешеләре өчен төп эш урыны. Терлекләр санын киметеп, без бу авыллар­ның киләчәген куркыныч астына куябыз. Уңышлы җитәкчеләр моны аңлыйлар һәм барлык чаралар белән терлекләрнең сакланышын гына түгел, үсешен дә тәэмин итәргә тырышалар. Шуны истә тотарга кирәк: авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре карамагында тулы бер торак пунктлар тора, һәм аларның социаль җаваплылыгы бик югары, – дип басым ясый районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ­начальнигы Рәмис Гарипов.
Бүгенге көндә тәүлеклек савым 68,8 тонна тәшкил итә, бер сыердан 17,8 килограмм сөт савыла. 2025 елда 26 367,7 тонна сөт җитештерелгән, бу 2024 ел дәрәҗәсеннән 101 процентка күбрәк. Сөт барлыгы 24 134,6 тонна гына сатылган, сөтнең товарлыгы 92 процент булган. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2025 елда сыерларның продуктлылыгы 6 833 килограммны тәшкил иткән. Бүгенге көнгә өч хуҗалык бер сыердан тугыз мең сөт савып алу чиген узган: “Колос” агрофирмасы – 11 004 килограмм, “Родина” агрофирмасы – 9 898 килограмм, “Авангард” авыл хуҗалыгы предприятиесе – 9 019 килограмм.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре әйтүенчә, сөт җитештерүне арттыруга терлекләрнең генетик потенциалын яңарту, сыер абзарларын бәйләмичә тоту өчен реконструкцияләү һәм яңартып төзекләндерү, терлекләрне тукландыруда куәтле азык өстәмәләрен куллану, терлекләрне заманча алым белән асрауның һәм тукландыру барышының цифрлы системаларын кертү ярдәм иткән.
2025 елда 1 736,1 тонна ит җитештерелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 102 процентка күбрәк. Мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 827 граммны тәшкил иткән, бу узган елга караганда 35 граммга күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев