Республикабыздагы телевизор караучылар өчен 2019 елның 3 июнендә аналогтан санлы эфир телетапшыруларына күчү була.
(Тәтеш, 27 февраль, «Тәтеш таннары», Энҗе АЛИМОВА). Тәтешнең телеүзәк начальнигы Венер Мостаев мәгълүматлары буенча, Тәтеш районында инде 2013 елдан аналог белән санлы бер үк вакытта тормышка ашырыла. Әмма июнь башына федераль аналог тапшырулары каналларын өзү планлаштырыла, алар инде хәзер үк санлы төрдә алып барыла. Санлы тапшыруга күчү 20 федераль каналны бушлай карау һәм телетапшырулар сыйфатын арттыру мөмкинлеген бирә. Санлы телеканалларны DVB-Т2 стандартында санлы сигнал кабул итә торган телевизор буенча карарга була. Әгәр инде телевизор 2013-2014 елларда чыгарылган икән һәм аңарда DVB-Т2 стандартында кабул итү мөмкинлеге булмаса (телеприемникның техник документларыннан тикшерергә мөмкин), ул чакта аңа өстәмәгә санлы приставка-ресивер кирәк, ул сәүдә нокталарында сатыла. Әлеге приставка белән барлык “иске” телевизорлар эшли алачак. “Телевизор булган вакытта, приставкаларны (“иске” телевизорлар өчен), бүлмә (әгәр кабул итү шартлары мөмкинлек бирсә), тышкы як яки коллектив антенналарын тоташтырырга, ә аннары аны якындагы телевизион ретрансляторга юнәлдерергә кирәк. Телевизион станцияләр Тәтеш районында Тәтештә, Олы Тормыда, Кадышта урнаштырылган, – дип хәбәр итә белгеч. – Районда халыкның санлы тапшырулар белән колачлануы 99,23 процент тәшкил итә. Пищемар, Келәш торак пунктларында санлы тапшыруны кабул итү белән кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин. Мәсьәләне кайдадыр антеннаны иң югарыга күтәрү һәм трансляция башнясына төгәл юнәлдереп урнаштыру белән хәл итәргә була. Моннан тыш, спутник җайланмасын файдаланырга мөмкин. Әлеге торак пунктларда яшәүчеләр дә телевидениене карый алсын өчен, мөмкин булган барлык вариантлар карала. ТНВ төбәк каналы 2019 елның 3 июненнән соң да аналог төрдә алып баруны дәвам итәчәк”.
Нет комментариев