Тәтеш: төзелеш һәм яңарыш
Көн темасы

Тәтеш: төзелеш һәм яңарыш

Июнь аенда иске бас­кычны сүттеләр, шуннан соң җир эшләренә керештеләр.

(Тәтеш, 28 август, "Тәтеш таннары"). Вшихага менү баскычын төзү эшләре бара. Мондый үзгәрешләргә районыбыз тарафыннан уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар IV Бө­тенроссия бәйгесенә тәкъдим ителгән “Тарихка 320 баскыч: Троицк буйлап” бәйгесе проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешеп ­булды.
Июнь аенда иске бас­кычны сүттеләр, шуннан соң җир эшләренә керештеләр.

– Тәтешлеләр өчен зур әһәмияткә ия булган объектта эшләвебез сөендерә, – ди подрядчы оешма җи­тәкчесе Руслан Кадыйркаев. – Без дә шулай ук зур җаваплылык тоябыз, чөнки чал Идел ярындагы баскыч – борынгы шәһәрнең тарихи истәлеге.
Төзүчеләр уртаклашканча, торбалар урнаштыру өчен, баскычның ныклы нигезе булып торган субай урынын эшләүгә аерым игътибар бүлеп бирелгән. Төзелештә тимер материалы­ кул­ла­ныла. Төшеп-менеп йө­­рү мар­шрутының озынлыгы 400 метрдан артык, юл шактый озын, шуңа күрә алты ял итү урыны ясау каралган.

Шулай ук Вшиха тавында зур итеп күзәтү мәйданчыгы ясауга әзер­лек эшләре алып барыла, аны тимердән эшләү күздә тотыла.

– Эшләр план ниге­зендә алып барыла, район администрациясе белән без аңлашып эшлибез, – ди Руслан Кадыйркаев. – Төзүчеләрнең барысы да тырышып хезмәт куялар. Тирә-юньдәге табигать матурлыгына соклануыбызны әйтмичә калдыра алмыйм, яңа комплекс шәһәрнең бизәге һәм тәтешлеләр, район кунаклары өчен тагын да җәлеп итеп тору урыны булыр дип өметләнәм.
 


Нет комментариев