Тәтешләр табигать белән хозурланалар, спорт белән шөгыльләнәләр
Көн темасы

Тәтешләр табигать белән хозурланалар, спорт белән шөгыльләнәләр

Уңайлы шәһәр мохитен бул­дыру буенча республика программасы кысаларында шәһәребездә Җиңү паркы ­матур үзгәрешләр кичерә.

(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

Аны төзекләндерү буенча ел саен планлы эшләр алып барыла. Узган ел тротуар плиткасы белән юллар салынды, йөгерү өчен резина өслекле сукмаклар, ял итү өчен уңайлы эскәмияләр барлыкка килде, тәүлекнең караңгы вакытында территорияне фонарьлар яктырта.
Быел җәй яңартып төзек­ләндерү эшләре дәвам итте. Төзүчеләр парк аркылы һәм аның көньяк ягындагы җәяүлеләр юлына тротуар плиткасы тү­шә­деләр. Биредә үк мәгълүмати стендлар өчен каркаслар урнаштырылды.

Паркның эчендә, төз каен­нар арасында, ­тренажерлар белән спорт мәйданчыгы җи­һазландырылган. Озын тро­туар­ның икенче ягында уен зонасы җәлеп итеп тора, анда кечке­нә тәтешлеләр күңел ача ала. Биредә урман җәнлекләре рәвешендә ясалган агач таганнарда тибрәлергә, уен торбасы аркылы бер-береңне тыңларга, үзеңне арканда йөрүче итеп тоярга була. Мәйданчыкның өслеге комнан, шуңа күрә балалар табигый чис­та һәм имин материал ­буйлап йөриләр.

Җиңү паркы шәһәрлеләрдә киң танылу белән файдаланыла. 
– Без Тәтеш үзәгендә яшибез. Буш вакыт булганда бирегә киләбез, – дип хәбәр иттеләр ирле-хатынлы Сергей һәм Ан­на. – Без сукмак буйлап кы­на йөреп калмыйча, тренажерларда да шөгыльләнәбез.

Көньяк микрорайонда яшәүче Роза Преснова белдергәнчә, ул саф һава сулар өчен бирегә кышын да, җәен дә көн саен йөри.
– Мин шул рәвешле табигать белән хозурланам, спорт белән дә шөгыльләнәм, скандинавия йөреше – безнең яшьтә хәрәкәт активлыгының иң кулай төре, – ди хатын-кыз. – Өстәвенә, биредә аралашу өчен махсус урын бар, танышларым белән очрашам. Ә кич белән шундый матур һәм якты, балалары белән әти-әниләр, яшьләр күп була. 

Күршеләр һәм ахирәтләр Людмила белән Татьяна шулай ук паркка һәрдаим киләләр икән.
– Без монда көнгә ике тапкыр киләбез, мондый матур урыннан ерак түгел генә яшибез, – диделәр алар. – Кар күп яуганда чаңгыда йөреп алырга да өлгердек, спорт мәйданчыгы яныннан да чит­ләтеп үтмибез, физ­культура белән ­­дус без.

 


Нет комментариев