Тәтештә КЭС-БАСКЕТ "Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы» узды
Көн темасы

Тәтештә КЭС-БАСКЕТ "Мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы» узды

Чемпионатта 8 гомуми белем бирү учреждениесеннән 12 мәктәп командасы, 8 егет һәм 4 кыз командасы катнашты.

(Тәтеш, 17 февраль, «Тәтеш таңнары»). 2021 нче елның 15 нче февралендә «Барс» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы гомуми белем бирү оешмалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

Чемпионатта 8 гомуми белем бирү учреждениесеннән 12 мәктәп командасы, 8 егет һәм 4 кыз командасы катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

Егетләр командалары арасында:

1 урын – Тәтеш 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын - Килдеш урта гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын – Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

Кызлар командалары арасында:

1 урын - Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбе

2 урын – Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

3 урын - Бакырчы урта гомуми белем бирү мәктәбе 


Нет комментариев