Уңышка нигез салына
Тәтеш районында язгы чәчү тулы көченә бара.

– Минераль ашламалар куллану – хәзерге авыл хуҗалыгының мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Аларны дөрес файдаланганда, алар, үсемлекләрне кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итеп, туфракның уңдырышлылыгын саклап калырга ярдәм итә. Минераль ашламалар үсемлекләрнең авыруларга һәм стрессларга чыдамлылыгын арттырырга, тамыр системасын ныгытырга һәм культураларның актив үсүенә булышлык итә. Шулай итеп, алар кырларның уңдырышлылыгын һәм аннан алынган продукциянең сыйфатын арттыруга йогынты ясый. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына быел бер гектарга кимендә 200 килограмм тәэсир итүчән матдә запасы туплау бурычы куелды, – дип басым ясады районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.


фото: Радик Юнысов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев