Тәтешнең кадет мәктәп-интернатында кадетларга багышлау тантанасы булды.
Кадетлар хәрәкәтенә ел саен кадет мәктәп-интернатының яңа шәкертләре кушыла, алар ант биргән көнне Ватанга ышанычлы һәм тугрылыклы хезмәт итәргә сүз бирәләр.
Ата-аналар һәм педагогларның дулкынланулары сизелеп торды, ә кадетлар үзләрен өлкәннәрчә җитди итеп тоттылар, ара-тирә әтиләре һәм әниләре ягына да карап алдылар. Байрак күтәргән төркем марш көенә тигез адымнар белән мәйдан буйлап узды.
Утыз биш кадет бер-бер артлы погоннар алыр өчен чыктылар һәм Тәтешнең кадет мәктәп-интернаты байрагы алдына тезләнеп, аңа кагылып алдылар. Алар “Кадетның тантаналы анты”н укыгач, кадет исемен югары һәм горур йөртергә, кадетлар хәрәкәтенең изге традицияләрен һәм данын арттырырга, Ватанга тугры һәм фидакяр хезмәт итәргә ант иттеләр.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның ветераннар советы рәисе, “Яшь армия” Төбәк штабы начальнигы, генерал-майор Александр Бородин, район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина, уку йортының беренче директоры Геннадий Митрофанов һәм башка кунаклар кадетларның тантаналы чара шатлыгын уртаклаштылар.
– Ант итү – ул бик зур җаваплылык. Безнең кадет мәктәп-интернаты – Татарстанда гына түгел, шулай ук Россиядә дә иң яхшылардан берсе, анда укуы – абруйлы, – диде Рәмис Хатыйп улы.
– Без бик четерекле вакытта яшибез. Тынычлыкны сакларга һәм Ватанның патриоты булырга кирәк, ә ул безнең бер – Россия, – дип билгеләп үтте Александр Бородин ант кабул итүче кадетларга мөрәҗәгать итеп.
Чара барышында өлкән сыйныфтагы тугыз укучыга “өлкән кадет”, “вице-кече сержант”, “Вице-сержант”, “Вице-өлкән сержант” дигән махсус кадет исемнәре бирелде.
ТР буенча “Десантчылар берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсе рәисе Юрий Суворов ата-аналар исеменнән чыгыш ясады.
Бишенче сыйныфта укучы Адель Хәйретдинов “Кадетларның тантаналы анты”н яттан өйрәнгән. Әлеге тантаналы көндә аны котларга әнисе, әбисе һәм бабасы килгән, ул алар белән берлектә шушы вакыйгага әзерләнгән – сафта атлап йөрү белән шөгыльләнгән.

– Мине хис-тойгылар биләп алды, ләкин төп кичерешләр, бу улым өчен горурлану хисләре булды, чөнки ул кадет мәктәбендә уку теләген үзе сайлады. Танк гаскәрләрендә 22 ел хезмәт иткән, элек хәрби кеше булган бабасы аның өчен һәрчак үрнәк булды, абыйсы да – офицер, – диде кадетның әнисе Наталья.
Бәйрәм чарасы кадетларның тантаналы маршы белән тәмамланды.
Нет комментариев