21нче октябрь – юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне
Юл тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов мөрәҗәгать итә: “Юллар төзү – бүгенге көндә безнең район инфраструктурасы үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Соңгы вакытта шактый зур эшләр башкарыла – юллар төзү һәм аларны яңарту эшләре алып барыла. Әлеге бәйрәм көнендә Тәтеш районының юл комплексы тармагы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән ветераннарга һәм, әлбәттә, аларның эшен ышанычлы дәвам итүчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.
Хөрмәтле юлчылар һәм тармак ветераннары! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, тормыш юлыгызда уңышлар һәм яңа сыйфатлы юллар телим!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев