Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Аграрийлар кырга чыгарга әзерләнә

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хә­бәр иткәнчә, бөртекле, бөр­тек­ле-кузаклы куль­ту­ра­лар­ның агымдагы елда райондагы фаразланган мәйданы 45 мең гектар тәшкил итә, шул исәптән көзге игеннәр – 18 мең гектар, шикәр чөгендерен чәчү 6 мең гектар тәшкил итәчәк. Районның барлык хуҗалыклары да сабан ашлыклары культурасы орлык­лары белән тәэмин ителгән.

 

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан сорт алыштыру, сорт яңарту тәртибендә, югары уңдырышлылык бирә торган сортлы 12 тонна чәчүлек, 320 тонна элиталы орлык сатып алынган. 

“Тикшерелгән орлыкларның чәчүлек сыйфаты стандарт таләпләренә җавап бирә, – дип билгеләп үтә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Чәчүлек материалның фитоэкспертизасы төгәлләнә һәм аларны препаратлар белән эшкәртү буенча күрсәтмәләр бирелә”.

Югары уңыш алу үсемлекләрне тулысынча тукландырып булуга турыдан-туры бәйле. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бүгенге көнгә, көзге кертү исәбе белән, 14 мең тонна минераль ашлама, яки чәчү җиренең бер гектарына 76,2 килограмм тәэсир итүчән матдә әзерләнгән. “Колос”, “Авангард”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы”, “С. М. Казаков”, “Родина”, “И. И. Вәлиев” хуҗалык­лары тәэсир итүчән матдә белән 100 килограммнан артык ашлама булдырып, әлеге юнәлештә аеруча да уңышлы эшләделәр. 
Белгечләр вакыт булганда һәм минераль ашламалар белән бәйле чыгымнар өлешен финанс яктан тәэмин итүне субсидияләү республика прог­раммалары эшләгәндә вак фермерлык хуҗалыкларына әлеге мәсьәлә белән барыннан да бигрәк шөгыльләнергә киңәш итәләр. 
Районда авыл хуҗалыгы техникаларын яңартуга зур игътибар бүлеп бирелә: ел башыннан алып кына да машина-трактор парклары 4  тракторга, 5 гидрофицация­ле тырмалау агрегатына, 2 чәчү комплексына, 2 сиптерү җайланмасына, башка техникаларга тулыланды.
Кайгыртучан җитәкчеләр тех­никаны төрле программалар кысаларында уңышлы сатып алалар. 
Республикада машина-трактор паркларын, ашлык салу урыннарын, сыер абзарларын капиталь ремонтлау прог­раммалары гамәлдә. Районда моңа 8 ашлык склады, 3 ре­монтлау остаханәсе, өчесе 100 башка һәм икесе 200 башка исәп­ләнгән савым сыерларын бәйләмичә асрауга күчерү белән сыер абзары кулланылышка кертелгән. 
Чәчү башланыр алдыннан аграрийларга өйрәнү семинарлары үткәрелә.
Кыр эшләрен вакытында башлар өчен, авыл ху­җалыгы предприятиеләре ме­ханизаторлары һәм сле­сарьлары тракторларга, аг­регатларга яңа кырчылык сезоны уңаеннан ремонт ясадылар. 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, белгечләре катнашындагы җитди комиссия киләсе атна башында техникаларга тикшерү уздыра, тәтешлеләрнең чәчү-2019га әзерлегенә үз бәяләмәләрен бирә.
Мария Храмова           

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев