Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Алкоголь продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәл – контрольдә

ТР Министрлар Кабинетында республикабыз территория­сендә алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне контрольдә тоту буенча Советның утырышы булды.


Совет утырышында легаль булмаган алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнешенә чик кую, алкоголь белән кискен агулану, шул исәптән үлем очраклары һәм башкалар буенча кулланыла торган чаралар хакындагы мәсьәләләр каралды.
Видеоконференция тәртибендә узган утырышта район Советы һәм башкарма комитеты, полиция, Дәүләт алкоголь инспекциясе, райпо вәкилләре, районның авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Видеоконференция тәмамланганнан соң, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев җыелучыларны елның ике айлык нәтиҗәләре буенча Тәтеш районы территориясендәге алкоголь базары торышы турында хәбәр итте; легаль булмаган алкоголь һәм спирт кушылган продукцияләр әйләнеше фактларын ачыклау һәм аңа чик кую эшен көчәйтергә, моның өчен “Халык контроле” дәүләт мәгълүматлаштыру системасы мөмкинлекләрен актив кулланырга чакырды. 
Лина Тихонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев