Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Баянны рюкзакта йөрткән

“Тәтеш таңнары”ның узган саннарының берсендә педагогия училищесының “Кар десанты” турында язма бастырылган иде.

Бүген без гәҗит укучыларыбыз белән чаңгы походында катнашкан ике кешенең, үткәндәге – авыл хуҗалыгы техникумы студентларының хатирәләре белән уртаклашабыз.
“Мин өйне җыештырганда кулыма очраклы гына  фоторәсемнәр альбомы килеп эләкте, ә янымда нәкъ тә менә гәҗиттә шул хактагы язма бирелгән. Хатирәләр чолгап алды, шалтыратырга булдым”, – диде тәтешле Ольга Христофорова телефоннан сөйләшкәндә.
Ул 1984 елда авыл хуҗалыгы техникумының өченче курсында агроном булырга укый. Көрән төстәге фотоальбомындагы аклы-каралы сурәтләр белән беррәттән “Ритм” дип язылган тамганы әлегә кадәр саклый. “Кар десанты” командасы шулай дип йөртелгән. Һәр хәрефнең үз әһәмияте булган: “Р” – романтиклар, “И” – эзләүчеләр, “Т” – иҗат итүчеләр, “М” – хыялыйлар. “Безнең төркемнән походта өч кыз катнашты: мин, Галя Иванова һәм Рәмзия Галимова. Тәтеш – Олы Тархан – Тәтеш маршруты буйлап йөрдек. Пролей-Каша, Урюм, Килдеш, Киртәлегә кердек. Олы Тарханда кунып калганыбыз­ны, анда мәктәптә чыгыш ясаганыбызны, җыр­лаганыбызны хәтерлим. Безнең үзебез белән гитара һәм магнитофон бар иде”, – дип сөйли Ольга Петровна. Күңелле һәм бернинди мәшәкатьләре булмаган студент еллары сурәтләнгән уннарча фоторәсем моңа ачык дәлил. 
Николай Фомин чаңгы походында өч ел алдарак  катнашкан. 1981 елда педагог Владимир Басов җитәкчелегендәге  авыл хуҗалыгы техникумының “Кар десанты” февраль көннәренең берсендә Олы Тархан якларына юл ала. Ә кире өйләренә, шимбә көнне, шулай ук җәяүләп кайталар. Шушы вакыт эчендә авылларда унбер концерт күрсәтәләр.
“Беренче тапкыр чыгыш ясаганда бераз кыенсынсак, аннары инде сәхнәгә артистлар кебек чыктык, – дип шаярта Николай Аркадьевич. – Мин баянда һәм гитарада уйнадым, Рая Морозова, Оля Талалова һәм башка балалар җырлады. Җырыбызның берсе “Ленин шундый яшь иде” дип аталды. Баянны үзем белән Тәтештән рюкзакка салып йөрдем”. Балаларның чы­гыш­­ларын карарга бөтен гаиләләре белән килгәннәр, авыл клубында буш урын калмый торган булган. Вакыт бер мизгелдәй узган, әмма язмабыз геройлары күңелендә “Кар десанты” турындагы иң матур һәм якты хатирәләр сакланып калган. 
Юлия Калинина, фотолар Ольга Христофорова, ­
Николай Фомин  архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев