Бер-берләренең җиңүләренә сөенәләр
Өстәмә белем бирү үзәгендә эшләп килүче “Импульс” хореография берләшмәсендә 13тән 18 яшькә кадәрге 15 кыз шөгыльләнә.
(Тәтеш, 1 май, «Тәтеш таңнары»). Өстәмә белем бирү үзәгендә эшләп килүче “Импульс” хореография берләшмәсендә 13тән 18 яшькә кадәрге 15 кыз шөгыльләнә.
“Йолдызлык-2019” фестиваленең район этабында алар “Хореография” номинациясендә өченче булды. “Репертуар сайлау белән барысы да гади: күңелгә нәрсә ошый, шуны алабыз, иң мөһиме, балаларга ошасын. Кызлар бер-берләренә ярдәм итәләр һәм бер-берсенең җиңүләренә чын күңелдән шатланалар. Безнең берләшмәгә нибары 2 ел. Шулай да, киләчәккә планнар – гаять зурдан, әмма алар турында әлегә сөйләмибез, тамашачылар барысын да күрер”, – дип уртаклашты берләшмә җитәкчесе, өстәмә белем бирү педагогы Нина Еркина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев