Бердәм булып яшиләр
Түбән Тархан авылында балалар өчен күңелле чаралар булып узды.
Клуб мөдире Миңзифа Галиуллова аларга Көлке көненең килеп чыгу тарихы һәм аны башка илләрдә ничек итеп билгеләп үтүләре хакында сөйләде. Кызыклы сораулар да яңгырады, аларга һәркем үзе фаразлаган җавапны әйтте. Соңыннан бергәләп “Күңелле ишегалды” дигән театр күрсәттеләр.
“Тамаша чәй табыны янында тәмамланды. Җыелышып утыру бер-беребезгә булган хөрмәтне тагын да арттыра”, – диде Миңзифа Галиуллова.
Аның әйтүенчә, шушы ук көнне Халыкара кошлар көнен дә билгеләп үткәннәр. “Бу очраклы гына сайланмады, чөнки кошлар апрельдә туган якларына кайта. Балаларны әлеге бәйрәм белән таныштыру, канатлы дусларга игътибарлы булу хакында әңгәмә оештырылды. Шуннан соң алар төрле уеннарда активлыкларын күрсәттеләр, викторина сорауларына, табышмакларга җаваплар әйттеләр”, – диде мәдәният хезмәткәре.
Сиринә Сәйфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев