Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Бездә икенче дәрәҗәдәге бурычлар юк”

Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне якынлашканда без Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин белән әңгәмә кордык.


– Фәнис Әлфәтович, безнең рай­онның хәрби комиссариат тарихы нинди һәм аның хезмәткәрләре бү­генге көндә ниләр белән шөгыльләнә?
– Ул 1930 елда беренче җирле хәрби идарә органы, Татария АССРның Тәтеш районы территориясендәге хәрби-мобилизация һәм исәп-чакыру эше өчен җаваплы буларак оеша.  Хәрби комиссариат хәзерге вакытта илнең оборона сәләтлелеген тәэмин итү буенча җаваплы бурычларны үти. Хәрби исәп алып бару, чакыру буенча чаралар оештыру, хәрби-һөнәри юнәлеш, Ватан сакчыларының истәлеген мәңгеләштерү, яшьләрне патриотик тәрбияләү булсынмы – бездә икенче дәрәҗәдәге бурычлар юк. Безнең хәрби комиссариат эшли башлаганнан алып аның аша үзләренең хәрби бурычларын лаеклы үтәүчеләр, тыныч вакыттагы кебек, шулай ук Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр булганда, Чернобыль АЭСындагы фаҗига нәтиҗәсен ликвидацияләүдә һәм башка әһәмиятле вакыйгалар барышында меңләгән чакырылыш узды.
Туган җирне саклаган төрле буын кешеләре турындагы истәлек исәп­кә алуның гамәлдәге система­сы ярдәмендә сакланылган. Йөзләгән егет хәрби уку йортларындагы өйрәнүне уңышлы узды, соңгы биш ел эчендә 30дан артык яшь егет курсант булды. 
Хәрби-һөнәри юнә­леш, Бөек Ватан сугышы, Кораллы Көчләр ветераннары, сугышчы интернационалчылар белән эшләү буенча хезмәтләр оештыру укучыларның мөһим юнәлеше булып тора. Хәрби комиссариат запастагы офицерлар­га һәм аларның гаиләләренә, һә­лак булган (вафат булган) хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзаларына булышуны тәэмин итә.
– Район оешмалары, уку йортлары белән бергәлектә эш алып барыламы соң?
– Әйе, Тәтеш автомәктәбе белән бергәләп эшләү ярдәмендә без курсантларны алга таба да Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәр өчен хәрби-исәп белгечлекләре буенча әзерләү планын үтибез. Бу безнең уңышлы хезмәт күрсәткече.
Хәрби уку йортларына керергә теләк белдергән мәктәп укучылары белән аерым профессиональ консультацияләр үткәрелә, аларның сайлау нигезе бәяләнә, хәрби комиссариат каршында психологлар, табиблар һәм башка белгечләрне җәлеп итү белән хәрби-профессио­наль консультацияләрның махсус пункты булдырылды. Барлык уку елы дәвамында хәрби хезмәткә пропагандалау һәм егетләрне РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә әзерләү буенча хәрби-патриотик эшләр уздырыла. Ел саен май аенда 10нчы сыйныф укучылары ату буенча өйрәнүләрдә һәм өйрәнү җыеннарында катнашалар.
– Бу атнада РФ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүгә язгы чакырылыш старт алды. Бу хакта сөйләгез әле.
– Быелгы чакырылыш кампаниясен үткәрү шартлары 2018 елның көзеннән аерылып тора. 
“Хәрби вазифалар һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законга 17 февральдән үзгәрешләр кертелде, аның нигезендә эш бирүчеләрнең хәрби исәп өлкәсендә яңа йөкләмәләре барлыкка килде. Оешма җитәкчеләре хәзер, милек төреннән бәйле булмаганча, хәрби исәптә тормаган, әмма исәптә торыр­га бурычлы гражданнарга хәрби комиссариатка юллама тапшырырга бурычлылар. Эш бирүчеләр элек хезмәткәрләренә хәрби комиссариаттан алынган чакыру кәгазен генә тапшырырга бурычлы иде, хәзер инде хәрби исәптә тормаган гражданнар ачыкланган вакытта алар үзләре хезмәткәргә хәрби комиссариатка барырга кирәклеге хакында язмача искә төшерергә тиешләр.
Чакырылышларны хәрби исәпкә кую белән бәйле үзгәрешләр Федераль канун (№ 39-ФЗ) нигезендә гамәлгә керде. Чакырылыш яшендәге гражданнар хәзер яшәү урыны буенча комиссариатта яки торган урында теркәлгән булудан тыш та хәрби исәптә торырга тиешләр. Бу башка шәһәрдә яшәүче, югары уку йортларында укучы, ләкин уку урыны буенча теркәлмәгән чакырылыш­лар өчен аеруча да көнүзәк. Хәзер аларга укуы турында белешмә тәкъдим итәр өчен өйләренә кайтырга, чакырылыш комиссиясен узарга һәм канун нигезендә армия­дән кичектереп торуны алырга кирәкми.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Елена Калашникова  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев