Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Чирне беркем дә алдан белеп тормый

Туберкулез кешеләр һәм терлекләрдә киң таралган инфекцияле чир булып тора.


Бу чир кешенең барлык организмын – сөякләрне, бөерләрне, баш миен һәм ми тышчасын, күзләрне һәм башка органнарны зарарлый. Әмма, үпкә туберкулезы барыннан да бигрәк еш очрый. “Туберкулезның теләсә нинди төре булганда да, озакка сузмый дәвалана башларга кирәк, – дип кисәтә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Лилия Галина. – Аларның күбесенә дәвалау терапиясе үтелмәсә, бу үлемгә китерергә мөмкин”.
Туберкулезның актив төре белән сырхаулаган кешеләр һәм хайваннар (мөгезле эре терлек, кәҗәләр, этләр) инфекция чыганагы булып торалар. Чир һәр җирдә таралган, шуңа күрә профилактиканың төп ысулы – яңа туган сабыйларга вакцина һәм мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балаларга Манту ясауны уздыру. БЦЖ прививкасы балаларны туберкулездан саклый, аны бала тудыру йортында ук ясыйлар.
Туберкулез микроорганизмы тиз иярә, шуңа күрә чир бик йогышлы, беркем дә әлеге авырудан һич кенә дә сакланып кала алмый. Туберкулез билгеләре: арыганлык, ашыйсы килмәү, ярсучанлык, төннәрен тирләү, тән температурасының озак вакытлар дәвамында 37,2 – 37,6 градус­ка күтәрелүе.
Әгәр сәламәтлегегезгә җитди карасагыз, бу чир сезгә кагылмас. Үз эченә сәламәт яшәү рәвешен керткән профилактик чараларны саклаган; организмның иммун сак­ланышын арттырган; шәхси гигиена кагыйдәләрен һәм йортта санитария-гигиена таләпләрен үтәгән; яман гадәтләрдән баш тарткан, физкультура белән шөгыльләнгән; витаминнар кабул иткән һәм вакытында ял оештырган; елга бер тапкыр флюорография узу максатыннан хастаханәгә барган һәр кеше үзен туберкулездан саклый ала. Кешеләр белән аралашканда һәрвакытта уяу һәм сак булыгыз. Үзегезнең сәламәтлекне саклагыз! Районыбызда 2018 ел эчендә 11680 кеше флюорография тикшерүе узган, үткән ел – 3 кешедә, агымдагы ел башыннан 1 кешедә туберкулез чире ачыкланган.
Солтан Мантов     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев