Чисталык һәм тәртип турында кайгыртыйк
Һәр елны район җитәкчелеге һәм битараф булмаган кешеләр ярдәмендә безнең район матурлана, тагын да күбрәк кунакларны һәм туристларны җәлеп итә бара. Бөтен җирдә кайгыртучанлык һәм хезмәт сизелә.
Төзекләндерү мәсьәләсе өйдәге ремонт шикелле – беркайчан да тәмамлана алмый. Бу көннәрдә территорияләрне язгы төзекләндерү буенча ике айлык бара. Ишегалды, өй яны территорияләре, кышкы чордан соң парклар һәм урамнарны җыештыруда катнашучы оешмалар, предприятиеләр коллективлары һәм районда яшәүчеләр хезмәте ярдәмендә шәһәр һәм авыллар матурлана, юллар чистара, ә үзәк юлларны махсус техника су белән юдыра.
Территорияләрне төзекләндерү буенча ике айлык дәвам итә. Безнең уртак йортыбызның чисталыгы һәм тәртибе турында бергәләп кайгыртыйк, аны саклыйк һәм яратыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев