Чисталык үзебездән башлана
Тәтеш районында 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәр территориясен төзекләндерү, яшелләндерү, санитар чистарту буенча ике айлык игълан ителде.
Ике айлык вакытында торак пунктларны, терлекчелек фермаларын, производство объектларын, парклар, балалар мәйданчыкларын, зират территорияләрен җыештыру планлаштырыла, юлларны, аның тирә-якларын, тротуарларны, юл тамгаларын тәртипкә китерү, шәһәр һәм авылларны яшеллеккә күмү: агачлар утырту, чәчәклекләр ясау күздә тотыла. Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү өстендә тикшерү көчәйтеләчәк, хокук бозучыларга закон тәртибендә каралган канун нигезендә чаралар кулланылачак. Эшләрнең төп өлеше ТКХ һәм төзекләндерү өлкәсендә хезмәт куючы подряд оешмалары көче белән башкарылачак.
Шулай да бары тик торак хезмәтләр көче белән генә барлык ишегалларына һәм урамнарга чисталык урнаштыру авыр, шуңа да шәһәрне һәм авыл җирлекләрен җыештыруда битараф булмаган кешеләр, предприятиеләр коллективлары, биналар һәм корылма хуҗаларының барысының да катнашулары, кулдан килгәнчә булышулары кирәк. Шәһәребез һәм районыбызның чисталыгы безнең үзебезгә бәйле!
Елена:
– Мин СССР заманында туган кеше. Ул чакларда шимбә өмәләрендә күмәк рәвештә катнашу кабул ителгән иде. Балачакта мин өч катлы йортта яшәдем, һәм бернинди күрсәтмәләрсез, өлкәннәр дә, без – балалар да, бергәләп чыктык һәм йортыбыз ишегалдын теләп җыештырдык.
Рөстәм:
– Үзебез чүплибез, аннары гайрәтләнеп җыештырабыз. Шулай да шәһәребез чиста, анда яшәүчеләр – культуралы һәм тәртипле. Мин шимбә өмәләренә теләп чыгам, теләсә нинди башлангычларны хуплыйм.
Алексей:
– Һәр елны яз аенда йорт яны территорияләрен тәртипкә китерәбез һәм Кошки-Новотимбаевода чисталык урнаштыруга ярдәм күрсәтәбез. Этномәдәни парктагы тротуарны инде кардан арындырдык. Кешеләрнең аны төзекләндерүдә булышырга әзер булулары сөендерә. Елена Бауман һәм Зоя Карпова хәбәр иткәнчә, паркны бизәр өчен чәчәк үсентеләре аларның тәрәзә төпләрендә үз сәгатьләрен инде көтә икән.
Маргарита:
– Яз – тәртип салыр вакыт. Өмә игълан ителүен көтеп тормасак та була, территорияләрне төзекләндерү – ул һәркайсыбызның эше. Һава торышы шартлары мөмкинлек бирүгә үк, ишегалларын җыештырачакбыз, клумбалар белән шөгыльләнәчәкбез. Яшьләр аланнарны, калкулыкларны чүптән арындыру буенча акцияләр оештырсын иде. Беренча май, Җиңү көнен чисталыкта каршылау үзебезгә дә күңелле!
Ринат:
– Үзем дә чүпләмәскә тырышам, өйдәгеләр дә чисталыкны ярата. Мин Тәтешне, үземнең районны яратам. Бу минем туган йортым, биредә мин тудым.
Сораштыруны Мәдинә Ибәтуллина алып барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев