Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Мәдәният

Әдәп-әхлак юлыннан

Тәтештәге Кадрия мәчетендә балалар арасында “Намаз уку” буенча район бәйгесе булып үтте.


Анда Тәтеш, Кече Әтрәч, Олы Тархан, Алабирде, Байраштан килгән унсигезләп шәкерт катнашты. Районның имам мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов чараны ачып җибәреп, бәйгегә килгән балаларга һәм аларның әти-әниләренә, остазларына, әлеге ярышны күрергә килүчеләргә сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Балалар викторина сорауларына дөрес җаваплар яздылар, һәр биремне зур тырышлык белән үтәделәр. Шуннан соң алар намаз уку тәртибен күрсәттеләр. Җитди жюри әгъзалары: Ирфан хаҗи Халитов, Мәскәүдән кайткан якташыбыз Рафис хәзрәт Миннуллин, Мөнәвир хәзрәт Шакиров – малайларга, районның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Гүзәл Мингалиева, Гөлия Нәбиуллина, Флера Савельева кызларга сынау күрсәткечләренә нигезләнеп, тиешле бәя куйдылар. Бәйге барышында өстәмә сораулар да булды, биредә инде кайберәүләр зур әзерлекле булуларын тагын бер кат расладылар. Шулай итеп, нәтиҗә ясар вакыт та җитте. Менә алар кыйммәтле бүләкләргә һәм район мөхтәсибәтенең  Мактау грамотасына ия булучылар: Инсаф Хәйруллин (остазы Дания Хәйдәрова) – I урын, Данил Куркин – II, һәм Илшат Әбелханов (остазлары Рузилә Солтанова) III урынны алды. Иң кечкенә яшьтәгеләр арасында Умар Гыйззәтуллин беренчелекне яулады. Аерым яшь төркемнәре буенча кызлардан: Камилә Гыйльметдинова – беренче, Язилә Гарифуллина (остазы Рөстәм Гарифуллин) – икенче, Азалия Сибишева өченче булды. 2-3нче сыйныфлар арасында Инзилә Нургалиева (остазы Мөнәвир Шакиров) – 1нче, Зәринә Гомәрова – 2нче, Рамилә Насыйрова – 3нче урынга ия дип танылды, иң кечкенәләрдән Мәликә Гыйззәтуллинага беренче урын бирелде. Калган катнашучылар: Рамилә Зафарова, Камилә Сабирова, Миләүшә Әбелханова, Камилә Нургалиева, Рамилә Сабирова, Динә Маштыева, Әдилә Муллинага да истәлекле бүләкләр өләшенде. Балаларның остазлары да тырыш хезмәтләре өчен кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтелделәр. 
“Район күләмендә оештырылган бәйгедә мәдрәсәдә башлангыч гыйлем алучы балалар үзләренең ни дәрәҗәдә белемле икәнлекләрен күрсәтә алдылар. Якынлашып килүче айда “Шәҗәрә” дигән бәйге уздырырга ниятлибез. Әлеге файдалы чаралар балаларны әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләү максатын күз уңында тота. Бу мөгаллимнәрнең хезмәтенә нәтиҗә ясау да булып тора”, – диде йомгаклау сүзендә Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, балаларга киләчәктә дә уңышлар теләп.
Сиринә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев