“Егордан башка ямансу булачак”
Льяш мәдәният йортының “Нур” театр яратучылар коллективы тамашачыларны шулай дип исемләнгән комедия белән сөендерде.
Авторның уйлап чыгаруы буенча, күренеш зур булмаган авылда бара, анда нибары өч кеше яши: Егор бабай һәм ике әби – Наталья Павловна белән Лиза, кушаматы буенча Окрошка. Аларның ролен гражданнарны яклау көллияте студенты Илмир Хәнҗәров, пенсионер Наталья Лукоянова, икътисадчы Татьяна Кондратьева башкарды. Әмма шулай килеп чыга, бердәнбер ир-атка берьюлы ике хатын-кыз гашыйк була. Кызыгырлык кияү буласы кешене бүлешүе кыен. Әмма Егор янына, аны шәһәргә алып китү өмете белән, кызы Аня (мәдәният йорты директоры Гөлнара Шәрәфиева) кайта. Әбекәйләргә карттан башка авырга туры киләчәге шул чакта аңлашыла да инде. Ләкин күренештәге геройларны бәхетле финал көтә. Хат ташучы Оля (Алинә Шәрәфиева) авыл кешеләренә шатлыклы хәбәр: Наталья Павловна өчен элекке укучыларыннан туган көне белән тәбрикләмә һәм мәктәпне сүтмәячәкләре турында хәбәр китерә. Комедия шундый бәхетле мизгелдә тәмамланды да инде.
Тамашачылар артистларның һәр чыгышын алкышлар белән каршылады, аларның шаянлыкларыннан ихлас итеп көлде. Күренеш премьерасына күршеләр: ямбактылар һәм олыбисәрлеләр дә килгән иде.
“Мондый тамашалар күбрәк булыр дип өметләнәбез, ә бу беренче спектакль соңгысы булмас”, – дип билгеләп үтте Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова һәм матур кичә бүләк иткән театр коллективына рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев