Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Эшли һәм ял итә беләләр

Алабирде авыл җирлегендә яшәүчеләр Олы Тормыга отчет концерты белән килде.

Мәдәният йорты фойесына урнаш­тырылган күргәзмәдә хуҗалар гамәли-сәнгать бизәлешенең төрледән-төрле әйберләрен, авыл тормыш-көнкүрешендәге борынгы экспонатларны күрсәттеләр. Стендтагы мәгълүматлардан авылның бай тарихы, андагы танылган кешеләр, авыл хуҗалыгы производствосындагы хезмәт һәм казанышлар турында белергә мөмкин иде.
Гөлсирә Сафиуллинаның кул эшләре гүзәллеге белән җәлеп итә: стенада - кызыл мәкләр һәм алтын тук башаклар төшерелгән сөлгеләр, сандыкта - йомшак мендәрләр. Өлкән буын кешесе болай ди: "Миңа 80 яшь тулды. Гомер буе колхозда эшләдем, буш вакытлар аз булды, ә инде пенсиягә чыккач, чигә башладым, бизәкләрен үзем уйлап табам, төсләрен сайлыйм".
Педагог Рузалия Фәхретдинова да шулай ук кул эшләре белән шөгыльләнә - ул туган ягының табигатен сурәтләгән картиналар чигүне өстен күрә, ә кызы Алинә кәгазьдән чәчәкләр, атлас тасмалардан композицияләр ясый.
Авылдагы хатын-кызларның күбесе йон башмак­лар, носкилар һәм хәтта балтырлы оеклар, искиткеч челтәрләп эшләнгән шәлләр бәйли, чүлмәкләргә утыртылган гөлләр һәм сәйләннән үрелгән эшләр күз явын алырлык. Укытучылар һәм мәктәп, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иҗат тартмасына үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр.
Татар халык ашлары төрлелеге белән дан тота. Олы Тормының аш-су осталары пешергән милли тәм-томнар күргәзмәсендәге авыз суларын китереп торган сый-нигъмәтне күреп, бу көнне без моның шулай икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык.
Артистларның чыгуын тамаша залындагылар көчле алкышлар белән чакырдылар. Сценарий язучыларның идеясе буенча, матур киемнәрен бик озак, җентекләп сайлап, авыл кешеләре клубка җыелды, бу рольдә Билал Гыймранов һәм Фәйрүзә Әскәрова чыгыш ясады.
Алабирделеләрнең концерт номерларында башкарылган җыр һәм бию­ләрдә туган якларына булган ярату хисләре тасвирланды. "Сәрвиназ" хатын-кызлар ансамбле, Гөлия Гайнетдинова, Алсу Шаһиәхмәтова, Ильнара Зәйнуллина, Альфира Әскәровалар матур көйләре белән тамашачыларны ял иттерделәр.
Танылган "Туган як" җырын башкарган Гүзәл Гыймранованың аһәңле тавышы күңелләрне рухландырды. Шәһәрлеләрнең туган җирләрен сагынып яшәүләрен әйтеп бирә алган Илгиз Гаязовның чыгышын да җылы кабул иттеләр, дусларына багышлаган икенче җырына авыл кешеләре аның тирәсендә рәхәтләнеп биеде.
Талип Мингалиевның "без нинди яшь идек..." җырына тамашачылар да кушылды, бу мизгелләрдә кемдер яшьлеген искә алгандыр, үткәннәренә кайтып килгәндер, ә аның улы Назилны тыңлаганда аларның йөрәкләре аерым бер җылылык белән тулылангандыр, мөгаен.
Апалы-сеңелле Илсөя һәм Илсинә Сафиуллиналарның "Чабата" татар халык биюе иң шәп хореография номеры булды. Алар сәхнәдә матур күбәләкләрдәй очып әйләнделәр, хәрәкәтләрне бертигез итеп башкардылар.
Әбиләр дә яшьләрдән калышмадылар, аларның "очкыннар" чәчеп, ялкын өстәп торуларына сок­ланырга гына кала.
"Сез тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләсез, - дип мөрәҗәгать итте авыл халкына район башлыгы урынбасары Евгений Курков. - "Тәтеш җире талантларга бай" дип исемләнгән иҗади очрашулар мәдәниятебезне баета, дуслыкны ныгыта һәм аралашыр өчен матур мизгелләр бүләк итә".
Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарстан тәтеш