Фестиваль бәйрәм бүләк итә
Ангелина Шитова белән Александра Голованова “Йолдызлык” фестивалендә өч ел элек катнашкан һәм өченче урынны алган булганнар. Берникадәр тәнәфестән соң, кызлар янә үз көчләрен сынап карарга ниятләгәннәр.
“Ангелина холкы буенча кодрәтле, бик хисчән һәм актив, Саша – аеруча да тыныч, җитди һәм уйлап эш итүчән”, – дип тасвирлый кызларны педагог Эльмира Җаббарова.
Аның әйтүенчә, чыгышларга алар шактый озак әзерләнгәннәр: туры килгән образны эзләгәннәр, текстлар уйлап чыгарганнар, кабатлаганнар...
Фестивальнең район этабы нәтиҗәләре буенча, Ангелина һәм Александра “Конферансье” номинациясендә өченче урынны алган. “Димәк, омтылырга һәм киләчәктә югарырак баскычларга күтәрелер өчен эшләргә өмет бар. Ләкин иң мөһиме – бу безнең барыбызга да фестиваль бүләк иткән бәйрәм, шатлык, дуслык хисен тою”, – дип саныйлар катнашучылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев